ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов транспорт полициясе вәкилләренә яңа техника ачкычларын тапшырды

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов транспортта эчке эшләр органнары вәкилләренә 17 яңа техника ачкычларын тапшырды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук транспортта эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен ведомство төзелүгә 110 ел тулу белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


«Йөз ел – бик зур срок, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә хезмәтегез өчен, эшегез өчен рәхмәт. Безнең республика күп чаралар уздыра, шул исәптән халыкара чаралар да. Монда, әлбәттә, сезнең бүлекчә эше дә мактауга лаек».


Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, транспортта эчке эшләр органнары җәмәгать тәртибен урнаштыралар, җитди профилактик эш башкаралар, хокук бозуларны ачуны тәэмин итәләр. Аның сүзләренчә,   болар бар да – республика хокук саклау органнарының уртак эше нәтиҗәсе.


«Теләсә кайсы бүлекчәнең нәтиҗәле эш өчен матди-техник хәле бик мөһим. Бүген безнең сезгә ярдәм итәргә, яңа техника – автомобильләр, кар чаналары – тапшырырга мөмкинлегебез бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Сәламләү сүзе белән Россия ЭЭМның транспортта Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы, генерал-майор Александр Бережной чыгыш ясады. Ул барысын да транспорт полициясенең 100 еллык юбилее белән котлады, республика җитәкчелегенең әлеге бүлекчәләрнең матди-техник тәэмин ителешенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. 


Искәртәбез, бүген ЭЭМның транспортта Казан ЛИнә «Рено», «Шевроле», «УАЗ», «ГАЗель» автомобильләре һәм ике кар чанасы ачкычлары тапшырылды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!