ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанның тугыз районында электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән

Кичә һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанның берничә районында электр ут өзелгән. Хәзерге вакытта тугыз районда электр белән тәэмин итү төзәтелеп беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таыянып, "Татар-информ" хәбәр итә.

Электр уты Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында өзелгән булган.

"Җил тизлеге кискен арту сәбәпле, чама белән 5106 йортта 15 240 кеше утсыз калды", дип аңлаттылар ведомствода.

Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.

Бүген иртәнге алтыга тугыз районда электр уты торгызылган. Әлегә Ютазы, Бөгелмә районнарында төзәтү эшләре бара.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!