ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Владимир Путин Казанга килде

 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Казанга килде. Илбашын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

 

Владимир Путин Иннополиста Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак. Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе субъектлары башкарама хакимият органнарының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формлаштыру эше буенча фикер алышачак.

 

Утырыштан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аерым очрашу планлаштырылган. Эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Президенты Казанда «Мәскәү» үзгәртеп корылган мәдәният һәм спорт үзәгенә барачак. Бу үзәктә Дәүләт Башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашачак һәм алар белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачак. Моннан тыш, Владимир Путин «КамАЗ-мастер» спорт командасында катнашучылар белән дә очрашырга җыена.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!