ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан чаңгычылары Зәйдә узган ярышта беренче урынны алды

 

Бүген "Ялта-Зәй" комплексында студентлар арасында узган илкүләм ярышлар тәмамлана. Ярыш нәтиҗәләре буенча март аенда Красноярск каласында буласы Кышкы Универсиадада чыгыш ясаячак команда туплана.

005

Бүген егетләр масс-старттан 20 чакрымга чапты. Беренче урынны Татарстаннан Егор Казаринов яулады. Тагын бер якташыбыз Нияз Таипов икенче булды. Өченче урында – Смоленскидан Максим Зубцов.

 

Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе мәгълүматларына караганда, Универсиадага Татарстан дүрт спортчы – Егор Казаринов, Кристиана Мацокина, Яна Кирпиченко һәм Ольга Кучерук барыр дип көтелә. Барысы да Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары. Сүз уңаеннан, "Ялта-Зәй"дә узган ярышларда әлеге уку йорты вәкилләре командалар арасында беренче урынны алды.

 

Красноярскида Россия данын барлыгы 16 чаңгычы яклаячак. Бүген Зәйдә җыелма команданы Универсиадага озату тантанасы булачак. Яшьләргә танылган чаңгычылар Николай Зимятов белән Александр Завьялов хәер-фатыйхасын бирәчәк.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!