ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстаннан Данил Садриев "Азия балалары" I Кышкы спорт уеннарында җиңү яулады

 

Татарстаннан Данил Садриев "Азия балалары" I Кышкы спорт уеннарында җиңү яулады. Лениногорск вәкиле трамплиннан чаңгы белән сикерү ярышларында беренче урынны алды.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Азия балалары»I Кышкы халыкара спорт уеннары Көньяк Сахалинск шәһәрендә уза. Анда 20 ил вәкиле катнаша: 1300дән артык спортчы, 600 судья, 1000 волонтер. Спортның 8 төре буенча 91 комплект медаль уйнатылачак: чаңгы ярышлары һәм биатлон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей, тау чаңгылары һәм сноуборд, трамплиннан сикерү, дип хәбәр итә Татарстанның Спорт министрлыгы.

 

Уеннарда 19 чит ил җыелма командалары чыгыш ясый. Алар арасында Казахстан, Монголия, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Непал, Корея Республикасы, Таиланд, Гонконг, Иордания, Таҗикстан, Филиппин, Япония, Әфганстан, Кыргызстан, БГӘ, Һиндстан, Кувәйт, Сүрия, Әрмәнстан бар. Россия Федерациясеннән үз командаларын Мәскәү, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Сахалин өлкәсе, Себер федераль округы, Урал федераль округы һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы тәкъдим итте.

 

Татарстан командасы составына спортның дүрт төре – чаңгы ярышлары, трамплиннан чаңгы, сноуборд һәм тимераякта фигуралы шуу буенча 37 кеше кергән. 


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!