ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда югалган 11 яшьлек кызны эзлиләр 

 

Казанда югалган 11 яшьлек кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Лиза Алерт Татарстан» эзләү-коткару отрядыннан хәбәр иттеләр. 

 

«Бүген төнге өчләр тирәсендә волонтерлар кызны ул югалырга мөмкин урында – Габдулла Тукай урамында эзләргә кереште. Кызны иртәнгә кадәр эзләделәр, операция вакытлыча туктатылды. Әлегә бала табылмаган. Эзләү операциясендә 50гә якын кеше катнашты», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына әлеге операциядә катнашучыларның берсе Артем Латышев.

 

Кыз кичә иртән югалган. Билгеләре: буе 170 сантиметр тирәсе, коңгырт-кара күзле, аксыл-коңгырт чәчле. Өстенә ак пуховик, яшел башлык һәм соры төстәге сапоги кигән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!