ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә илнең 14 төбәгеннән вәкилләр катнашачак

 

Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесенең быелгысы 21-22 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә үткәрелә.  Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

Бәйгедә Россиянең 14 төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Чечен, Дагыстан, Ингушетия, Кырым республикаларыннан, Ставрополь һәм Пермь крайларыннан, Мәскәү, Чиләбе, Иваново, Саратов, Тула һәм Свердловск өлкәләреннән барлыгы 30га якын кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучыларның иң кечесенә 11 яшь, иң өлкәненә – 34.

 

Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар ислам академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды оештыра. 

 

Бәйге ике номинация буенча уздырыла: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү». Анда Россия Федерациясе гражданнары булган ир-егетләр катнаша ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр каралган.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!