ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда “Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә” үз көченә керде

 

Татарстан Республикасында фикер алышулардан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында расланганнан соң “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” үз көченә керде. Алга таба Татарстанның мөфтияттә аттестация узган имамнары үз эшчәнлекләрен әлеге Нигезләмә нигезендә алып барачаклар. Һичшиксез, документ шулай ук гади мөселманнарның – республиканың барлык мәхәллә әгъзаларының дини практикаларына кагылачак. Алар өчен документта мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар: исем кушудан алып мәет җирләүгә кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

 
Нигезләмәгә кертелгән иң мөһим өстәмәләрдән гакыйдә бүлеге санала, ул Матуриди гакыйдәсенә (инану, дингә караш) нигезләнгән 60 пунктны үз эченә ала. Документка әлеге бүлекне кертү бик әһәмиятле, чөнки гакыйдә - Исламның төп фәне, ул кешенең тормышы дәвамында башкарылган  бөтен эш-гамәлләренең нигезе, яшәү рәвешенең асылы, дини гыйбадәтләрнең фундаменты. Үзен мөселман дип санаган һәркемнең дөньяга карашы Ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәте кабул булмый һәм кылган яхшы гамәлләре өчен савап бирелми. 


Моннан тыш, Нигезләмәнең өстәмәләр кертелгән редакциясендә җомга намазларын үткәрү буенча төгәл һәм тулы тәртибе китерелгән. Шуның белән бергә документ имамнарга һәм мәчет мәхәлләләренә аларны башкаруның ике рәвешен тәкъдим итә. Беренче очракта вәгазь җомга намазы җиткәнче укыла, икенчесендә – хөтбәдән соң. Нигезләмәдә шулай ук җомга вәгазе структасы кертелгән, вәгазьнең татар телендә укылуы әйтелгән. Хөтбә гарәп телендә булырга һәм бик озын булмаска тиеш. Җомга намазы ике рәвешнең кайсы буенча үткәрү турында имам-хатыйб мәхәллә халкы белән килешә. 


Яңартылган документта шулай ук гает намазларын уздыру кагыйдәләре әйтелгән һәм корбан малына таләпләр ачык язылган. Моннан тыш, мәет күмү йолалары турында бүлек камилләштерелгән, ул үз эченә мәет юу, кәфенләү, җеназа намазы уку, күмү һәм зиярәт кылу кагыйдәләрен үз эченә ала. Шушы ук бүлектә өчесе, җидесе, кырыгы, елы уңаеннан үткәрелә торган традицион искә алу мәҗлесләренә карата Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карашы белән танышырга мөмкин. Нигезләмәдә әйтелгәнчә, әлеге мәҗлесләр татар халкының традициясе буларак билгеләп үтелә һәм аларны үткәрү тәртипләре китерелә. Гыйбадәт кылучы мөселманнар өчен Нигезләмәдә шулай ук Рамазан аенда ураза тоту бүлеге дә файдалы булачак: мисал өчен, хәзер фидия һәм фитыр сәдакасы бирү өчен нисабны исәпләү шартлары билгеләнгән, шулай ук уразаны бозучы гамәлләр исемлегенә ачыклык кертелгән. Нигезләмәдә яңа йортка күчкәч Коръән мәҗлесе үткәрү, зәкят бирү тәртипләре, хаҗ кылу формалары һәм этаплары һ.б. йолалар турында тәфсилләп язылган.


Нигезләмәнең исем кушу кагыйдәләре турындагы бүлеге дә игътибарга лаек. Аерым алганда, анда исемнең Ислам дине традицияләренә туры килергә тиешлеге ассызыклана. Әгәр дә баланың әти-әнисе Ислам принципларына каршы килә торган исем сайласа, имам аларга башка традицион мөселман исемен сайларга ярдәм итәргә бурычлы. 


Никах һәм талак мәсьәләләре Нигезләмәнең иң мөһим бүлекләре булып тора. Әлеге бүлекләр шулай ук камилләштерелде. Нигезләмәдә билгеләп үтелгәнчә, никахны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аттестацияләнгән имамнар укырга тиеш. Аларның вазифасына таныклык бирү генә түгел, никахны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү дә керә. Ул никахлар укылу статистикасын системага салырга ярдәм итәчәк. Элек бу гамәл имамнарның шәхси карамагына тапшырылган иде.


Моннан тыш, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумында Нигезләмәне раслаганда аерым пунктка игътибар юнәлтергә өндәделәр, ул белемсез рәвештә шәригать карарлары һәм фәтвалар чыгарудан кисәтә: “Коръән һәм хәдисләргә бары мөҗтәһид, ягъни шәригать гыйлемнәренең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән шәхес кенә мөстәкыйль рәвештә аңлатма бирә ала. Бу дәрәҗәгә ирешмәгән башка шәхесләр мукаллид, ягъни мөҗтәһид имамга иярергә тиеш”.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!