ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

«Татар-информ» 2018 елда Татарстанда иң еш телгә алынган мәгълүмат чарасы дип табылды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары медиарейтингында беренче урында тора. Тикшеренүләр нәтиҗәләре «Медиалогия» сайтында чыкты.

Челтәрдә ресурсның иң еш телгә алыну индексы 1446,79 тәшкил итә. Рейтингның икенче урынында Business-gazeta.ru интернет-басмасы урнашкан. Өченче урынга Realnoevremya.ru электрон ресурсы лаек булган. «Татар-информ»ның тагын бер проекты – «События недели» 31,93 күрсәткече белән рейтингка кергән.

Исемлеккә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 7 басмасы кергән. Алар - «Челнинские известия», «НТР – Нижнекамск», «Республика Татарстан» һ.б.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы берничә ел дәвамында үз позициясен уңышлы саклый. «Медиалогия» мәгълүматлары буенча, 2017 елда иң еш телгә алыну индексы, өч тапкыр диярлек артып, 1741,26 тәшкил иткән, 2016 елда - 652,71.

2018 елның беренче ике кварталында агентлык күрсәткечләре 464,46 һәм 393,44 пунктны тәшкил иткән.

Исемлекне төзегәндә, иң еш телгә алыну индексы – башка массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат чыганагына сылтама саны һәм сылтаманы бастырган чыганакның әһәмиятлелеге исәпкә алынган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!