ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогының өченче этабында җиңү яулады

 

Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк каласында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының өченче этабы тәмамланды. Татарстан чаңгычылары 2 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза медаль отып, ярышта беренче урынны яулады, дип хәбәр итә республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон феедрациясе.

006

Ярышларның соңгы көнендә спортчылар 10 һәм 15 чакрым арага ирекле алым белән персьют узышына чыкты. Андрей Феллер егетләр арасында җиңү яулады. Артем Николаев исә икенче булды. Лариса Рясина хатын-кызлар ярышында икенче булды. Тагын бер якташыбыз – Светлана Рясина финишка өченче булып килде.

 

Алдагы көнне узган ярышларда Рясина классик алым белән 10 чакрым арага узышуда икенче булган иде. Артем Николаев 15 чакрым араны классик стиль белән беренче булып узды. Андрей Феллер исә бу ярышта икенче урынны алды һәм шәхси спринт узышында бронза оты. 

 

Россия Кубогының соңгы этабы алдыннан Татарстан җыелма командасының 2431 очкосы бар. Безнекеләр беренче урында. Хәлиткеч ярышлар 22-27 февраль көннәрендә Сыктывкарда узачак. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!