ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген "Ак барс" СКАга каршы уйный

 

Бүген Казанның "Ак барс" командасы Санкт-Петербургта җирле СКАга каршы уйный. Очрашу кичке сәгать сигезенче яртыда башлана.

 

Әлегә кадәр көндәшләр КХЛда үзара 26 мәртәбә очрашкан. СКА исәбендә 15 җиңү бар. Быел командалар бер тапкыр уйнарга өлгерде инде. Ачылу кубогы кысаларында Казанда узган очрашуда Санкт-Петербург хоккейчылары хуҗаларны 6:1 исәбе белән тар-мар итте. Казаннарның бердәнбер алкасын Альберт Яруллин кертте. Бүгенге уенда чыгыш ясаган очракта, бу – "Ак барс" сакчысының КХЛдагы 300нче очрашуы булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр