ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автомобиль узышлары башланды

 

Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автомобиль узышлары башланды. Анда Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр, башка машиналар катнаша. 

 
Колонна сафларында – КамАЗ, “Форд Соллерс”, “РариТЭК”, “Ремдизель”, “ТПК МТЗ-Татарстан” кебек компанияләр җитештерә торган техника. Ярышлар маршруты рес­публикабызның биш зур шәһәре аша уза. Шул ук вакытта аларның һәркайсында ярышларда катнашучы машиналарның экспозициясе оештырыла.

 
Кичә автомобильләр Яшел Үзән аша узды. Бүген колонна – Әлмәттә, 11 октябрьдә Түбән Камада тукталыш ясап, 12сендә Чаллыда үзенең юлын төгәлли. Нәкъ менә шушы көнне автомобиль төзүчеләр шәһәрендә Машина төзүче көне бәйрәм ителәчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр