ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия халкының яртысыннан артыгы 21 яшькә җитмәгән кешегә исерткеч сатмау яклы

 

Россия халкының 59 проценты яше 21гә җитмәгән кешегә исерткеч сатмау яклы. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру барышында әнә шул ачыкланган.

 

Сораштыруда катнашкан халык эчкечелеккә каршы көрәштә сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау (54 процент), хәмер рекламасын тыю (49 процент) кебек чараларның файда китерәсенә ышана. Ә менә исерткеч эчемлекләргә бәяне арттыру (21 процент), "коры закон" игълан итүне (12 процент) яклаучылар азрак булып чыккан.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр