ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан спортчылары стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «бронза» яулады

Казаннан Елизавета Евграфова һәм Саба районыннан Зилә Батыршина команда скитында мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Татарстан спортчылары Елизавета Евграфова һәм Зилә Батыршина стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «скит» дисциплинасында команда ярышларында өченче урынны алды. Липецк өлкәсеннән Анна Жданова белән Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, безнең кызлар мөмкин булган 375 мишеньнән 334ен җыйды. Ярышта американнар – икенче, дөнья рекордын яңарткан Кытай кызлары исә беренче урынны яулады.

 

Шәхси турнирда россияле Елизавета Евграфова 4 урын алды, Зилә Батыршина 10 урында калды.

 

Бу – Татарстан юниоркларының быелгы сезондагы икенче зур уңышы. Августта Европа беренчелегендә Зилә Батыршина команда арасында көмеш медаль яулады.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр