ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Санкт-Петербург форумында республиканың балык сәнәгате тармагын күрсәтә

 

Россиянең төньяк  башкаласында – Санкт-Петербургта уза  торган II Халыкара балыкчылык сәнәгате форумына  дөньяның 50  иленнән 300дән  артык  предприятиедән вәкилләр  җыелган. Татарстаннан Санкт-Петербургка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация китте.


Экспонентлар арасында Татарстаннан да берничә компания бар. Мәсәлән.,   «Биосфера-Фиш»,  биредә 5  млн. данәдән артык чөгә балыгы һәм  судак    маймычларын җитештерү күздә тотыла. Республика экспозициясендә – «Биотех Чаллы»   индустрия   паркы ЯАҖ, аның территориясендә   2030 елга  кадәр   40 мең тоннага кадәр  балык продукциясе җитештерү планлаштырыла, болар: балык үрчетү  материалы, балык азыгы, товар балык  һ.б.лар.

Татарстаннан  катнашучылар арасында Татарстан Республикасы  Балыкчылык сәнәгате ассоциациясе  дә бар, аның составына  җиде  юридик зат һәм бер шәхси эшкуар керә.

Татарстан вәкилләре ысланган һәм каклаган  балык күргәзмәсен күрсәтү  белән бергә, чарада катнашучыларны Татарстан балыгыннан  пешерелгән тәмле балык шулпасы (уха) белән сыйларга да уйлыйлар. Шулай  ук  республика  балыкчылык  сәнәгатенең  торышы  турында  фильм да күрсәтеләчәк.
 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр