ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиядә АКШның яңа санкцияләренә каршы тиешле чарасын күрәчәкләр

 

Россиядә АКШның яңа санкцияләренә каршы тиешле чарасын күрәчәкләр. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова әйткән.

 

“Безнең белән көч һәм таләпләр кую нигезендә сөйләшү файдасыз һәм нәтиҗәсез икәнен кат-кат искәрттек. Вашингтон кылган адым­га каршы тиешле җавап чаралары әзерләнә­чәк”, – дигән ул.  “Россия белән мө­нә­сә­бәтләрне ях­шыртырга телибез”, – дигән булып, шуның кап­ма-каршысын эшләүче Американы рәсми вәкил икейөзлелектә дә гаепләгән.

 

Мария Захарова әйтүенчә, Вашингтон, аңлы рәвештә, ике яклы мө­нәсәбәтләрне кискенләштерү юлыннан бара.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр