ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда уртача хезмәт хакы 33 мең 42,8 сумны тәшкил иткән

 

Быелның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 33 мең 42,8 сумны тәшкил иткән. Бу хакта бүген республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов җиткерде.

 

Уртача хезмәт хакы күләме 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,8 процентка арткан. Иң күп акчаны файдалы казылма байлыклар чыгару тармагында түлиләр. Анда эшләүчеләр аена уртача 54 мең 124 сум хезмәт хакы ала. Иң аз акча исә авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләргә эләгә. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр