ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Саймон Бартли: Казан узасы эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында допинг тикшерү булмаячак

 

Киләсе елда эшче һөнәрләр буенча Казанда  август аенда узачак чемпионатта бернинди допинг тикшенүе дә уздырырга җыенмыйлар. Бу хакта кичә журналистларга WorldSkillsInternational халыкара оешма президенты Саймон Бартли әйтте. 

 

– Без беркайчан да андый тестлар уздыруның кирәклеген тоймадык. Ниндидер субстанцияләр катнашучыларның эшчәнлеген арттыра яки киметә дигән күрсәткечләр дә юк. Бары мәйданчыкта рөхсәт ителгән һәм ителмәгән кагыйдәләр генә бар. Һәм бу ниндидер даруларга кагылмый. Мин рәислек иткәндә  андый нәрсәләр кертелер дип уйламыйм, – диде Бартли. – Яшьләр чемпионатка әзерләнү өчен өч ел вакытын сарыф итә. Бу  – җиңүче алтын медаль отып, 10 миллион доллар табыш китерә торган ярыш түгел. Монда һөнәри осталыгыңны гаиләңә, җәмгыятькә күрсәтеп, канәгатьләнү хисе алырга мөмкин.

 

Саймон Бартли башкаланы чемпионатны югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзер дип бәяләде. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең генераль директор урынбасары Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә,  чемпионатта  мең ярымнан артык кеше 51 юнәлеш буенча осталыгын күрсәтәчәк. Барлыгы  32 илдән  2,5 мең волонтер эшләячәк. Бүген барлыгы 5 мең гариза кергән. инде. Барлыгы 250 меңләп тамашачы катнашыр дип көтелә. Төп мәйданчык “Казан Экспо” күргәзмә үзәге  март аенда төзелеп бетәргә тиеш.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр