ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Футбол буенча дөнья чемпионаты медиаүзәкләренә аккредитация узу көннәре озайтылды


Бу хакта Россия  тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова Самарада узган брифингта хәбәр итте. Брифинг башка шәһәр медиаүзәкләре өчен турыдан-туры видеоконференция форматында күрсәтелде.


Футбол буенча дөнья чемпионаты медиаүзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылды. Бу медиаүзәкләргә кызыксыну уяну белән бәйле. Мария Захарова сүзләренчә, шәһәр матбугат үзәкләренә 10 меңнән артык гариза кабул ителгән. Шуларның өч меңе – чит ил журналистлары.


Захарова искәртеп үткәнчә, матбугат үзәкләре ММЧ вәкилләре, блогерлар өчен махсус булдырылган. “Мөмкинлектән файдаланып, бөтен шәһәрләргә һәм журналистларга да Самарадан сәламемне җиткерәм!” – диде Мария Захарова.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр