ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда санитар-экология икеайлыгы барышында 19 миллион сумлык штраф салганнар

 

Татарстанда санитар-экология икеайлыгы барышында табигатьне саклау оешмалары 6 меңнән артык кагыйдә бозу очрагын ачыкланган. Алар тарафыннан 19 миллион 422 мең сумлык штраф салынган. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков җиткерде.

 

Икеайлык барышында 13 мең берәмлек техникадан фадаланганнар, полигоннарга 406 мең куб.метр калдык чыгарылган, 400 мең төп агач утыртылган.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр