ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда 65 зонада үсемлекләрнең авыру очрагы теркәлгән

 

Татарстанда 145 гектар мәйданда һәм 65 зонада үсемлекләрнең авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.


Шулай ук республиканың 14 районында бәрәңгедә карантин авыруы (алтынсыман бәрәңге нематодасы) ачыкланган. “Чит җирләрдән кайтарылган үсемлекләрнең орлык, үсентеләрен, җиләк-җимешләрне тикшерү, зарарлы авыруларны ачыклау, зыян салучы бөҗәкләрне табу, чүп үләннәре таралуга юл куймау өчен һәрдаим контроль-күзәтчелек чаралары оештырабыз. Татарстанда 65 зонада үсемлекләрнең авыру очраклары теркәлде. Республикада амброзиягә бәйле уңышсыз ике район исәпләнә: Нурлат һәм Аксубай. Шулай ук хәзерге вакытта Татарстанның 14 районында бәрәңгедә карантин авыруы (алтынсыман бәрәңге нематодасы) ачыкланды. Алга таба карантинлы үсемлекләрнең таралуын булдырмас өчен туфракта үскән продукцияләрне тикшереп торырга кирәк” - диде ул үзенең чыгышында.


Былтыр Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторлары тарафыннан орлык һәм чәчәк үсемтеләре тикшерелгән. Аның нәтиҗәсендә үсемлекләрдә амброзия, повилика, трипс, табачная белокрылка авырулары ачыкланган.


“Көнбагыш, чәчәкләр, петрушка орлыкларын яндырырга туры килде. Быел уздырган тикшерүләр вакытында авыру үсемте һәм орлыклар табылмады”, – дип хәбәр итте Ленар Фәттерахманов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!