ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда БДБ дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары фикер алыша

 

Бүген Казан ратушасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышы уза. Чара Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы – Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов рәислегендә үткәрелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Ул, Казанга сәфәре кысаларында, Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәсе белән танышканнарын, хәрби техника үрнәкләрен күрсәткәннәрен әйтте.


Киңәшмәнең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) дәүләтләрендә хәрби-сәяси вазгыять; 2020 елга кадәр БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясен гамәлгә ашыру; БДБ дәүләтләренең һава оборонасы берләштерелгән системасының бердәм команда-штаб өйрәнүләре; Сүрия Гарәп республикасында терроричылыкка каршы операция барышында пилотсыз очу апаратларын куллану тәҗрибәсе турында; БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләрендә пилотсыз авиацияне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек үсеше турында; БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләрнең уртак элемтә системасы генераль схемасы турында; 2017 елда БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләренең аваиация очышлары куркынычсызлыгы турында; 2019 елда БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләренең уртак чаралары турында; БДБ Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитетының чираттагы утырышын уздыру һәм башкалар. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!