ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Әлмәт район башлыгы авыл мәктәпләренә теплица өләште

 

Әлмәт районы җитәкчелеге укучыларга яшелчәчелек буенча тәҗрибә уздыру, ашханәләрен үзләре үстергән витаминнар белән тәэмин итү өчен шартлар тудырды, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.


Әлмәтнең 32 авыл мәктәбе укучылары хәзер җәйге хезмәт лагерьларын үзләренең участокларында гына үткәрәчәк. Район җитәкчелеге аларга бушлай 3х8 метр зурлыгындагы теплицалар өләште. 


"Авыл җирлеге башлыклары белән аралашканда, алар мәктәпләрдә теплицаларны яңартырга иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы Айрат Хәйруллин бу идеяне бик хуплады һәм мәктәпләргә теплица урнаштырырга күрсәтмә бирде. Дөрес, барлык мәктәпләрне дә тәэмин итә алмадык. 32 мәктәпкә генә алынды. Башлангыч мәктәпләр дә читтә калмады. Бу беренче этап кына әле. Ул безнең хаталарны да, өстенлекне дә күрсәтер. Безнең төп бурыч – балаларны гаджетлардан аерып, хезмәт белән тәрбияләү. Өстәвенә ул укучыларга мөмкинлекләр дә ача", – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин.


Район җитәкчелеге башка якны да кайгырткан – нинди акчага, каян аласы, дип баш ватасы юк, яшелчә орлыклары үзәкләштерелгән тәртиптә бирелә. Теплица да, орлыклар да бушка, район бюджеты хисабына. «Авыл» СПКсы 32 мәктәпкә дә 2 мең сумнан күбрәк бәягә орлыклар өләшә. Орлыкларны нәкъ менә биредән алуларының да сәбәбе бар икән.

 
«Яшелчә үзәне»ндә яхшы белгечләр бар. Ышанычлы, яхшы уңыш бирә торган орлыклар белән тәэмин итүчене безгә алар тәкъдим итте", – диде Олег Шабалин.


Планнар зурдан. Яшелчәне иң шәп үстерүче мәктәпләр арасында бәйге оештыру, яшь яшелчәчеләр форумнары кебек чаралар да уздыру күздә тотыла. Моннан тыш акча эшлисе килгән укучылар теплицаларда, биология дәресләрендә алган күнекмәләрен җәен «Яшелчә үзәне»нә сезонлы эшкә урнашып куллана ала.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!