ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Белгечләр Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак дип ышандыра

 

Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу күзәтелмәячәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.


“Бүгенге көндә төньяк елгаларда һәм Казансу елгасында өченче көн рәттән су күтәрелү күзәтелә. Казансуда су 1 метр, Мишәдә тәүлек эчендә 60 см га күтәрелгән. Бу күрсәткечләр елгалар өчен куркыныч түгел”, – диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы иадрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов. Бүлек башлыгы сүзләренчә, Куйбышев сусаклагычында су нормадан артык түгел.


“Куйбышев сусаклагачында су күләме бүгенге иртәгә 52,39 метр. Тәүлеклек запас чыгымнар секундына 13 мең куб метрны тәшкил итә. Бүген без Су ресурслары федарль агентлыгыннан мәгълүмат алдык. Иртәгәдән секундына 16 мең куб метр су китәчәк. Ә 20-30 апрель аралыгында 27 мең куб метр су кирәк булачак. Бүгенгә барысы да нормага сыеша. Шуңа күрә 1979 елгы су ташуы күзәтелмәячәк”, – диде Соколов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр