ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе делегациясе белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат үзәге.


Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне кору буенча зур эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елдан РФ Президенты кушуы буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, оешмага 32 илдән 50дән артык  эксперт керә. Тагын бер нәтиҗәле мәйданчык – «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» халыкар икътисадый саммиты, быел ул 10 нчы мәртәбә узачак. «Минемчә, саммит идеясе сезнең идеологиягә охшаган. Икътисадый блоктан гайре, без хәләл тормыш рәвешенең кайбер принципларын әйтеп китәсебез килә. Бу – туризм, фармацевтика, парфюмерия, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка юнәлешләр», – диде ТР Президенты.


Рөстәм Миңнеханов ислам финансларын үстерү өлешендә һәм хәләл өлкәдә яңа рәвешләр табарга һәм көчләрне берләштерергә тәкъдим итте. «Килешү турында уйлашырга кирәк, юл картасы төзергә. Безгә янәшә барырга кирәк», – диде Татарстан Президенты.


Марат Кабаев Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе эшчәнлеге турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Ассоциация дөньяның төрле илләрендә үз вәкиллекләрен ача. Шул исәптән Төркиядә, Казахстанда, Әзәрбәйҗанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда. Шулай ук Марат Кабаев оешманың Казанда вәкиллеген ачарга теләвен дә белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр