ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан спортчысы Паралимпиадада икенче медален яулады

 

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпия уеннарында чаңгы спринтында (“утырып” шуу классы) бронза медаль яулады.  


1,1 чакрымлы дистанцияне беренче булып АКШтан Оксана Мастерс тәмамлады. Алманиядән Андреа Эскау ия булды. Марта Зәйнуллина исә ярышны 4 минут һәм 10,4 секундта тәмамлап өченче урынны алды.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә Түбән Кама спортчысы биатлон ярышында икенче урынны алган иде. Түбән Кама кызы элек Сочида узган Паралимпиадада чаңгы спринтында бронза медаль иясе булган иде. Моннан тыш, Марта Зәйнуллина биатлон буенча 2015 елгы дөнья чемпионы.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр