ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиянең ир-егет хоккейчылары Олимпиада ярышының ярымфиналына чыкты

 

Россиянең ир-егет хоккейчылары Олимпиада ярышының ярымфиналына чыкты. Олег Знарок җитәкчелегендәге команда чирекфинал очрашуында 6:1 исәбе белән Норвегия уенчыларын отты.

 

Россия командасының алкаларын Григоренко (9’), Гусев (14’), Войнов (20’), Калинин (29’), Нестеров (34’) һәм Телегин (54’) кертте. Ярымфиналда безнекеләр бүген АКШны откан чехлар белән очрашачак.

 

Хатын-кызлар командасы исә өченче урын өчен узган очрашуда җиңелүгә дучар булды. Алар 2:3 исәбе белән Финляндия командасына оттырды. Билгел булганча, җыелма команда составында Татарстан кызлары да чыгыш ясый.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр