ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль яулады

 

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Олимпиадада чаңгы буенча эстафета ярыышнда көмеш медаль яулады.

 

Яшел Үзән егете 4×10 чакрымлы эстафетаның беренче этабында ярышты. Татарстан чаңгычысыннан тыш, Россия командасы өчен Александр Большунов, Алексей Червоткин һәм Денис Спицов чыгыш ясады. Безнекеләр ярышны беренче булып тәмамлаган Норвегия спортчыларыннан нибары 9,4 секундка калышты.

 

Бу – Россия спортчыларының быелгы Олимпия Уеннарындагы унберенче уңышы. Татарстан вәкилләре исә Көньяк Кореядә өч медаль яулады. Исегезгә төшерәбез, кичә Пхенчханда Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская эстафета ярышында бронза яулады. Атна башында исә якташыбыз Евгения Тарасова фигуралы шуу буенча команда ярышларында икенче урынны алып, көмеш медаль иясе булды. Спортчыларны бу җиңүләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр