ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дәүләт Советы Конституциягә үзгәрешләр кертелү турындагы мәгълүматка ачыклык кертте

 

Татарстан Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чараларында республика Конституциясен федераль законга туры китерү турындагы мәгълүматны шәрехләде.


“Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Дәүләт Советында республика Конституциясен Федераль законга туры китерү буенча эш баруы турында хәбәрләр барлыкка килде. Кайбер материаллардагы фактлар ачыклык кертүне таләп итә”, – диелгән республика парламенты матбугат хезмәте хәбәрендә.


Чыннан да, Дәүләт Советында Татарстанның закон базасының даими мониторинг һәм республика законнарының федераль законнарга туры килүенә анализ ясала.


“Татарстанның хокукый базасын камилләштерү буенча барлык эш парламент тарафыннан  хокукларны кулланучылар һәм эксперт бергәлеге белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла”, – диелә Татарстан парламентының матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр