ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Язгы чәчү эшләрен башкару өчен Татарстанга 20 млрд сум акча кирәк

 

Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20,1 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ".


"Язгы чәчү эшләренә 20,1 млрд сум капитал кирәк. Шуның 7,5 млрд. сумы минераль ашламаларга. Бу - бер гектар җиргә 65 кило исәбеннән санаганда. Ягулык-майлау материалларына 3,6 млрд. сум,  үсемлекләрне саклау өчен химик чараларга 2,3 млрд сум, техниканың өзлексез эшен тәэмин итү өчен запас частьларга 1,6 млрд сум кирәк", – диде Марат Әхмәтов. Шулай ук 1,3 млрд сумлык чәчү орлыгы кирәклеген дә искәртте.


Министр сүзләренчә, язгы-кыр эшләрендә катнашкан хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен 1,6 млрд сум акча кирәк. 2018 ел чәчүенә дип 367 мең тонна орлык чәчелгән. Бу барлык ихтыяҗның 105 процентын тәшкил итә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!