ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Евгения Тарасова белән Владимир Морозов Олимпиада медале өчен көрәшә башлады

 

Казан кызы Евгения Тарасова белән Мәскәү егете Владимир Морозов Олимпия Уеннарында шәхси ярышларда чыгыш ясый башлады. Парлы чыгышта безнекеләр кыска программа нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды.

 

Тарасова белән Морозов 81,68 балла җыйды һәм икенче урынны алды. Беренче урында Кытайдан Суй Вэньцзин белән Хань Цун (82.39). Канададан Меган Дюамель белән Эрик Рэдфорд (76,82) икенче булды. Парлы чыгышта медальләрнең язмышы иртәгә иртән ачыкланачак.

 

Билгеле булганча, Тарасова белән Морозов берничә көн элек фигуралы шуу буенча команда ярышларында көмеш медаль иясе булды. Тарасованы, аның тренерын һәм әнисен Татарстан Президенты да котлады.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр