ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Киләсе елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачыла

 

«Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шулай дип белдергән. 


Ноябрь башында Росавиация Татарстанның «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенә Казаннан Минскига рейслар ачарга рөхсәт бирде. Хәзер Беларусь Республикасыннан гына рөхсәт аласы калды, диде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.


Моннан тыш, 2018 елда «Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.


«Без географияне тагын да киңәйтүне максат итеп куябыз һәм Татарстанны башка илләр белән яхшырак бәйләргә, ягъни халыкара партнерлар санын сизелерлек арттырырга омтылабыз», - дип искәртте Ленар Сафин. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112