ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мальта илчесе беренче тапкыр Татарстанга килә

 

Рөстәм Миңнеханов Кармел Бринкатны Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда каршы алачак.

 

Мальта посолы бүген беренче тапкыр Татарстанга килә. Рөстәм Миңнеханов белән Кармел Бринкатның очрашуы Казан Кремлендә үтәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында.


Очрашуда сүз нәрсә турында барачагы әлегә хәбәр ителми. Шулай да Мальтаның Татарстан белән үзара хезмәттәшлек итү теләге булуы турында Кармел Бринкатның әйткәне булган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112