ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты һәм Финляндия илчесе Green торак комплексының беренче ташын салуда катнашты

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Микко Хаутала Казанның Совет районындагы Green торак комплексының беренче нигез ташын салуда катнашты.

 
Торак комплексны YIT фин төзелеш коипаниясенә караган ООО "ЮИТ Казань" фин төзеячәк. Төзелеш өчен җаваплы оешма планы буенча, Green торак комплексына төрле биеклектәге 6 йорт (1041 фатир), кибетләр һәм офис биналары белән паркинг, янында мәйданчыгы булган балалар бакчасы һәм төзекләндерелгән яр буе керә. “Молодежный” торак комплексы территориясен проектлау планы буенча, башка участокларны төзү барышында торак комплекс янәшәсендә мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы төзелер, дип көтелә.

 



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112