ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда почта хезмәткәрләренә яңа машина тапшырачаклар

 

16 сентябрьдә Казанның Ирекмәйданында Россия Почтасына Ford Transit автомобильләрен тапшыру тантанасы узачак. Бу көнне тиешле булган 36 автомобильнең 25ен бирү планлаштырылган, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы” оешмасы.


Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов, шулай ук Ford Sollers уртак предприятие президенты Гадел Ширинов катнашачак.


Россиядә җитештерелгән Ford Transit маркалы автомобильләр “Евро-4” экологик классына карый. Алар техник яктан яхшыртылган һәм маршрут компьютерлары белән җиһазландырылган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112