ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Яңа елның беренче көннәрендә Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондына банк кризисында зыян күргән 37 эшкуар мөрәҗәгать иткән.


Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге моның өчен электрон почтаны кулай күргән.


Хәзергә 110 млн сумлык 56 микрозайм бирергә әзерләп куелган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды” коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Андрей Афонин сөйләде.

“Барлыгы 115 млн сумга 61документлар комплекты формалаштырылган, шулардын 56сы тикшерү узды дип әйтә алабыз (бишесендә тискәре мәгълүмат булганга, эшкуарлар белән аерым сөйләшкәнгә кадәр туктаттык). Җыеп кына әйткәндә, эшкуарлар килешүләргә кул куяр өчен үзләре килгән вакытка без 110 млн 600 мең сумга микрозаймнар бирергә әзер”, - дип аңлатты Афонин.

Шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм фонды җитәкчесе искәнткәнчә, фонд үзе эшкуарлар ышаныч язуы буенча банкларда капитал әйләнеше турында белешмә сораттыра, документлар сәгать иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр кабул ителә. Ярдәм сорап барлыгы 812 эшкуар мөрәҗәгать иткән.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

 

Путиннан бүләк (видео)

 

2-1 Кичә Минтимер Шәймиевне юбилее белән Мәскәү Кремлендә котладылар. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев очрашты. “Элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән уртак мәдәния­тебезне һәм тарихыбызны өйрә­нүдәге  эшләрегез өчен Сезгә рәх­мәт әйтәсем килә”, – диде Путин.