ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган

 

Бу хакта Татарстан икътисад министары Артем Здунов хәбәр итте.

 

Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык сумманың 70 проценты чамасы диде министр. Шулай ук, 12 гыйнварда ИнтехБанк клиентларына да түләүләр башланачак дип белдерде ул.

 

“Исегезгә төшерәм, Акча салуны иминиятләштерү агентлыгы 12 гыйнвардан банк-агентлар аркылы  “Интехбанк” Гаммәви акционерлык җәмгыяте кертемчеләренең акчаларын кире кайтара башлаячак. Конкурс сайлавы буенча, акча түләүне өч банк тормышка ашырачак: Саклык банкы, ВТБ 24 и „Ак Барс“ банкы. Кичәге көннән башлап бу эшне “Ак барс” банкы, ә 4 гыйнвардан калган банклар тормышка ашыра башлаячак”, - диде Артем Здунов.

 

Исегезгә төшерәбез, Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаны кире кайтару буенча 524-90-90 номерына шалтыртып белешеп була. Ул иртәге 8:00 дән кичке 20:00 кадәр эшли. 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр