ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Милек салымын түләргә өлгермәүчеләр игътибарына!
 

 

18-19 ноябрь көннәрендә Татарстанның салым оешмаларында ачык ишекләр көне узачак.


Бу көннәрдә салым инспекцияләренең эш сәгате озайтылачак. 18 ноябрь көнне алар иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә, 19 ноябрьдә иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать өчкә кадәр эшлиячәк. Салым хезмәте белгечләре милек салымы, аны түләү вакыты, теге яки бу муниципаль берәмлектә нинди ставка һәм ташламалар куллану турындагы барлык сорауларга җавап бирәчәк. 


Исегезгә төшерәбез: Быел физик затлар җиренә, транспортка, милеккә салымны түләү срогы ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр күчерелде. Салымнарны банк бүлекләрендә, терминаллар, почта бүлекләре аша һәм www.nalog.ru. сайтында онлайн сервисы аша түләргә мөмкин.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

 

Путиннан бүләк (видео)

 

2-1 Кичә Минтимер Шәймиевне юбилее белән Мәскәү Кремлендә котладылар. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев очрашты. “Элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән уртак мәдәния­тебезне һәм тарихыбызны өйрә­нүдәге  эшләрегез өчен Сезгә рәх­мәт әйтәсем килә”, – диде Путин.