Ватаным Татарстан   /№ 68, 15.05.2019/


Немецларның Арчада күргәннәре


Быел Җиңү көнен ил белән бик зурлап билгеләп үттек. “Үлемсез полк” маршлары хәтта чит илләрдә дә узды. Олы тантана көннәренең берсендә Арчаның 3 нче мәктәбендә истәлек тактасы беркеттеләр. Ул сугыш вакытында Арчада эшли башлаган эвакуация гос­питале табиблары һәм шәфкать туташлары хөрмәтенә куелган иде. Әмма шушы кечкенә генә вакыйга олы сугышның безгә бик үк билгеле булмаган якларын ачты.

7-2
Сугыш башында ук эшли башлаган госпитальдә башта үзебезнең солдатлар дә­валана. Ә 1942 елдан Арчага немец әсирләрен төягән эшелоннар килә башлый. 1943 елдан аларның саны бик нык арту сәбәпле, үзе­безнең солдатларны башка госпитальләргә таратып, Арчада немец әсирләрен урнаштыра башлыйлар. Әйтү­ләренчә, госпиталь аша үт­кән немец солдатларының саны 2 меңнән арткан. Немец солдатлары дип әйтү бик үк дөрес түгел, алар арасында фашистлар Германиясе ягыннан сугышкан Европа илләре вәкилләре, хәтта бер япон да булган. Ниш­ләргә кирәк, совет солдатларын да, гомумиләштереп, “урыс” дип йөрткәннәр бит.


Без сугыш темасына язылган китаплардан укып, нәфис һәм документаль фильм­нар карап, концлагерьлар турында күпмедер дәрәҗәдә беләбез инде. Арчадагы госпиталь дә, асылда, лагерьны хәтерләткән, кайбер истәлекләрдә “лагерь” дип язылган да. Әмма шул елларда “лагерь”да, ягъни гос­питальдә эшләгән шәф­кать туташлары сөй­ләвенчә, немец әсирләренә мөнәсәбәт бик әйбәт булган.


Арчага кайткач, пенсия­дәге укытучы Рәмзия Хәми­дуллина белән очраштым. “Аяклы” энциклопедия ул. Арча хастаханәләре, госпиталь, аларда эшләүчеләр турында гаҗәп күп мәгълүмат җыйган һәм тарихи фотоальбомнар чыгарган. Шәф­кать туташы Мәдһия Гаязо­ваның көндәлеген дә кадер­ләп саклап тота ул. Мәдһия апа һәр көнне булган вакыйгаларны иренмичә язып барган. Немец әсирләренә көненә өч мәртәбә кайнар аш бирүләрен, үзләренең ачлы-туклы яшәвен дә онытмаган. Ни өчен әсирлеккә төшкән дошманга шул тамаша игътибар булган – минем моңа акылым җитеп бетми. Безне немецларны ерткыч дип өйрәттеләр бит инде. Рәмзия Хәмидуллина гади генә аңлата: табиблар Гиппократ анты биргән бит, ди. Ягъни табиб кешегә зыян салырга тиеш түгел.


Рәмзия ханым сөйлә­вен­чә, әсирләр төялгән эшелоннар Арча станциясенә, га­дәттә, төнлә килеп туктый торган булган. Әсирләрнең беразы инде юлда да үлә. Аларны җигүле атлар белән каядыр ташыйлар. Исән­нәрен госпитальгә урнаштыралар. Мине шунысы бераз сәерсендерде: әсир­ләр арасында яралылар булмаган диярлек. Алар дистрофия һәм дизентериядән интек­кән­нәр. Күрәсең, дистә мең­ләгән әсирне ашатырга мөм­кинлек булмаган.


Сәерсенүен сәерсендем дә, әмма, Арча госпиталендә яткан “Италия фашисты” Эджидио Франзининың истә­лек­ләрен укыгач, “сәер хис­ләр” юкка чыкты. “Бердәнбер уебыз, бердәнбер хыялыбыз – ашау иде”, – дип язган ул үзенең “Соңгы җәһәннәм” дигән китабында. Ул китапны тулысынча укып чыга алмадым, миңа Арча турында язылган өч битен ксерокс­тан чыгарып бирделәр. Франзини Арча госпитален “3655” нче хастаханә дип яза, күрәсең,  рәсми рәвештә шулай аталган. “Көннәребез бик тыныч уза. Бөтен нәр­сәбез бар: ресторан, кинотеатр, күңел ачу паркы. Авыр уйлардан арынырга тырышабыз. Төрле ризыклар пе­шерәбез, урыс кухнясын өй­рә­нәбез, илгә кайткач, шул ризыкларны өйдә әзерләү турында хыялланабыз. Бай өстәл, тәмле тортлар, соус белән спагетти төшләргә кереп йөдәтә. Мин үземне төштә дә ач итеп күрәм”, – дигәнрәк сүзләр язган ул.


Әлбәттә, әсирләр язмышы турында телдән телгә төр­ле сүзләр йөри. Күмел­гән­нә­ре арасында үлеп җит­мә­гәннәре дә булган, барысын да туганнар каберлегенә ыргытканнар, дип тә сөй­лиләр.


Немец зираты


Бер елны “Арча хәбәр­ләре” газетасы мөхәррире Тәлгать Гомәров, җаваплы сәркатип Ильяс Фәттахов белән тау башындагы зиратта өч очучының каберен эзләп йөргән идек. Чытырман да – чытырман, зират та чытырман иде ул чакта. Адым саен череп ауган агачларга абынып, билдән үскән чүп үләнне ерып атларга туры килде. Сугыш елларында Арча күгендә  сынау очышлары вакытында һәлак булган өч егетнең каберен көчкә эзләп таптык. Шуннан соң Тәлгать белән Ильяс: “Ә хәзер, Риман дус, сиңа немец зиратын күрсәтәбез”, – диделәр.


Арчада андый зират барын белә идем, күргән генә булмады. Бардык, күрдек һәм мондагы чисталыкка шаккаттым. “Үзебезнекеләр күмелгән зират кадерсез бер урынга әйләнгән, ә немецларныкын өф-өф итеп кенә тотасыз икән”, – дим. Тәлгать белән Ильяс беравыздан: “Немецлар үз зиратларын үзләре карап тота, ел саен килмичә калганнары юк”, – диделәр.


Соңгы елларда немец­ларның күренгәннәре юк икән. Зиратларын  Арчаның 5 нче гимназиясе укучылары карап тота.


Кеше кем булып туа?


Истәлек тактасы берке­телгән 3 нче мәктәпнең директоры Люция Фатыйхова әйтүенчә, немец зиратында 1145 солдат күмелгән. Арчага килгәч, миңа, бу зиратта зур чокыр казып, немец әсирләрен шунда ыргытулары, араларында җаннары чыгып бетмәгәннәре булуы турында да сөйләгәннәр иде. Кыш көне мәетләрне сарайларда әрдәнәләп өеп куйганнар. Туң җирне казып азапланмас өчен яз җит­кәнен көткәннәр, имеш. Мин моңа бик ышанып җитмәдем. Яз җитүгә туң бетми бит әле ул, көннәр җылынгач та мәетләрне сарайларда тотарлар микәнни?! Юктыр, шәт. Ни сәбәптәндер, әсир­ләргә үзләре исән чакта да, үлгәч тә шактый ук дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәткәннәр кебек. Сугыш тәмамлангач, 600дән артык әсирне зурлап диярлек үз ватаннарына озатканнар дигән мәгълүмат та бар. Әлеге дә баягы Эджидио Франзини әсирләр тормышы турында юкка гына “О более роскошной жизни не приходится даже мечтать” дип язмагандыр.


Әле тагын “...хәтта совет кешеләре дә бик яхшы күңелле икән” дип тә өстәгән. “Хәтта” диюе кызык, әйе бит, димәк, аларны Советлар Союзында миһербансыз, кешелексез, ерткыч кешеләр яши дип тәрбияләгәннәр. Сәяси идеология дигәннәре шушы инде ул. Ә сугыш чорында Арчада нинди идеология яшәгән соң? Ни өчен Италия фашисты үз китабында “...Я никогда не забуду про вас и ваши добрые сердца...” дип язган? Һәм ни өчен арчалылар әле бүген дә немец әсирләре язмышы белән кызыксыналар, эзләнүләр алып баралар. Люция Фатыйхова әсир офицер, капитан Шнайдерның улы Петр белән элемтәгә керергә ният­­ләүләрен әйтте. Инде Германиягә хат юллаганнар һәм җавап көтәләр. Район башкарма комитеты җитәк­чесе урынбасары Рамил Гарифҗанов исә немецлар элекке еллардагы кебек ел саен Арчага килмәсләр ми­кән дип хыяллана. Ватандашлары каберләре янында уйлансыннар иде, ди. Сугышлар чыгуда солдатның гаебе юк дип саный ул. Мин дә шул фикердә, солдат ул – фәрман үтәүче генә, сугышларны сәясәтчеләр башлый, дим. Үзем ишеткәннәр яңа­дан искә төште әле. Әсир­ләрнең һәрберсенең түш кесәсендә әти-әниләре, туганнары яисә балалары бе­лән төшкән фоторәсемнәр булган. Бүген исән-сау шәф­кать туташлары сөйләвенчә, рәсемдәгеләр барысы да чибәр, әсир солдатлар исә озын буйлылар, хәтта госпиталь караватларыннан аяк­лары чыгып торган. Алар Арчада йортлар төзегәннәр, агач эшкәртү остаханәләре ачканнар, кыскасы, тыныч тормышта яшәп, гап-гади кеше булганнар, көн саен радиодан яңгыраган татар, урыс җырларына кушылып җырларга яратканнар.


Бүген элекке союздаш республикаларның, “тугандаш” илләрнең кайберлә­рендә совет солдатлары ис­тәлегенә куелган һәйкәл­ләр­не җимерәләр, мемориаль комплексларны юкка чыгаралар. Бу – яңа заманның яңа идеологиясе. Дөньяны кая илтеп җиткерер бу! Мәрхүмә әнием: “Кеше карак булып та, бандит булып та тумый, андыйларны тәр­бияләп үстерәләр”, – ди торган иде. Бүген кемнәр тәр­бияләнә? Кешелек ни өчен гомер буе сугышып яшәргә тиеш? Кайвакыт ватанны ярату хисләре тәрбияләү дә ватанны дошманнардан сак­лау уйлары, ягъни сугышка ыргылу хисе белән аралаша.


Күңелдә бер фикер туды әле. Нигә Арчаның немец зиратына Германия вәкиллә­рен генә чакырырга. Анда җирләнгәннәр арасында венгрлар, югославлар, чехлар, поляклар, гомумән, Германия ягыннан сугышкан шактый илләрнең солдатлары бар. Барысы да зиратка җыелсыннар иде дә  озын-озаклап уйлансыннар һәм, үзләренә кайткач, ишеткән-күргәннәрне ватандашларына сөйләсеннәр иде. Ә аларның Арчада яшәп бакыйлыкка күчкән туганнары, якыннары бу төбәк халкына, ни өчендер, бик рәхмәтле.