Ватаным Татарстан   /№ 4, 11.01.2019/


"Ул балаларны ничек тә шатландырасым, йөзләрендә елмаю күрәсем килде"

 

Гаиләсенә бала алу теләге белән яшәүчеләр аз түгел. Әмма андый адымга баручылар гына сирәк. Ятим сабыйны әти-әниле итәр өчен көчле рухлы да, олы йөрәкле дә булырга кирәк. Шунсыз балалар йорты бусагасын атлап кереп булмый. Бәйрәм алдыннан “ВТ” хәбәрчесе ятимнәрнең күңелен күрергә тырышты.

17-2  
Биредә күпме генә игътибар бирергә тырышсалар да, назга сусаган бу сабыйлар. Ят кеше дип тормыйлар, ишектән керүгә үк кочакка сыеналар, алга менеп кунаклыйлар. Икенче тапкыр кайчан киләсебезне дә сорашалар. Малайлар – машина, кызлар курчак сорый. Күчтәнәч белән килеп, сабый ияртеп кайтып китүчеләр дә бар. Казанда яшәүче Ольга Доронина – әнә шундыйларның берсе.


– Үземнең ике балам бар. Олы кызыма – 17 яшь инде. Кечкенәсенә озакламый 4 яшь тула, – ди Ольга. – Ятим балаларны әниле итү теләге күптән бар иде. Ышанмассыз, әмма бала чагымда ук барлыкка килде андый хыял. Беренче баланы 2017 елда алдык. Өч яшьлек малай алырга теләгән идек. Әмма 12 яшьлек Никитаның язмышы турында ишеткәч, аны бәхетле итәргә булдык. Аның әнисе үлгән. Үзе Мәс­кәү өлкәсендә яши. Бар документларны җыйдым да юлга чыктым һәм ияртеп алып та кайттым. Ул безгә тиз ияләште. Ярату, назны кабул итте, үзе дә җылы мөнәсәбәт белән җавап бирә. Кыяфәтен дә миңа охшаталар.


Тормышның үз мәшәкатьләре бар. Шушы вакыт эчендә Ольгага ире белән аерылышырга туры килә. Әмма ул ялгыз калдым дип сынмый. Гаиләсенә тагын берне түгел, ә ике бала алып кайта. Бертуганнарны аерасылары килми. Леля һәм Рада исемле кызлары барлыкка килә аның.


– Сабыйлар балалар йортында бөтен­ләй үз эчләренә бикләнгән иде. Алып кайтуын кайттык, әмма баштарак сөйләш­те­реп булмады. Дәшмичә торалар. Алар белән уртак тел табу җиңел булмады. Үсешләре тоткарланган, йөзләрендә курку иде сабыйларның. Ул балаларны ничек тә шатландырасым, йөзләрендә елмаю күрәсем килде. Танышларым “Звезда” хәйрия фонды оештыра торган махсус курсларга барырга кушты, – ди Ольга.


Фонд җитәкчесе Гөлнара Данильченко сүзләренә караганда, биредә психологик, педагогик ярдәм бушка башкарыла.


– Без грант оттык. Балаларының үсе­шендә тоткарлык булган гаиләләргә яр­дәм итәбез. Әти-әниләргә дә ярдәмебез тия. Аларга да мондый балалар белән уртак тел табуның җиңел түгеллеген аңлыйбыз, – ди ул.


Әлеге фонд хезмәткәрләре Ольга тәр­биягә алган Леля белән дә шөгыльләнгән. Моңа кадәр чит кешегә, кулында нәрсә бар, шуны аткан, сабый психологлар яр­дәме белән әкренләп кеше белән аралашырга өйрәнә. Ни гаҗәп, аның беренче сүзе рәхмәт була. Кечкенә генә булса да, сабый рәхмәтле була белә. Әлегә кү­ңелләрен бик ачып бетермәсәләр дә, аларның рәхмәтле булуын күрү Ольганың да күңелен күтәрә. Сүз уңаеннан, бүген Россиядә “Рәхмәт көне”н билгеләп үтәләр.


– Бу кызларны 2018 елның җәендә алып кайттым. Леляга – 3, Радага 2 яшь тулды. Кечкенәсе әле артык сүзләр әйтә алмый. Үз әниләре тәртипсез тормыш алып барган. Ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Үзе дә балалар йортында үскән хатын югыйсә. Тик менә тормыш авырлыгын аңламаган, күргәннәреннән, ачы тәҗ­рибәдән сабак алмаган. Әтиләре төрмәдә иде. Аннан чыкты. Матди ярдәм күрсәт­мә­сә дә, шалтыратып, сабыйларның хәллә­рен белеп тора, – ди Ольга. – Аларны бер­кемгә дә бирәсем килми инде. Үзем­не­келәр кебек яраттым. Алар да  “әни” дип дәшә. Ялгыз булуым да комачау итми, минем әле тагын берничә сабыйны әниле итәсем килә. Дөрес, тулы гаилә өчен әти дә кирәк. Кем белә, бәлки юлымда бер кеше дә оч­рап куяр. Менә шул чакта сабыйлар тагын да бәхетлерәк булыр иде!