ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

//

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды

 

Татарстанда 26 майдан 27 июньгә кадәр “Наркотикларсыз тормыш” дигән республика акциясе үткәрелә. Чара Наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча халыкара көнгә багышлап уздырыла.

нарко

Мондый акция оештыру зарурилыгы турында карар Татарстан Республикасында Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында кабул ителгән иде. Айлыкны үткәрүнең төп максаты – республикада наркотикларга каршы көрәшне көчәйтү, наркоманиянең, шул җирлектәге җинаятьчелекнең таралуына каршы көрәш мәсьәләләрен хәл кылуда дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнары белән  гражданнарыбыз тырышлыгын берләштерү. 

 

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында киң колачлы чаралар, шул исәптән гражданнарның күпләп булу урыннарын тикшерү буенча рейдлар, халык белән очрашулар үткәрү, “Ышаныч телефон”нары эшен оештыру планлаштырыла. Моннан тыш полиция хезмәткәрләре сәламәт тормыш рәвешен булдыру һәм үсмерләрдә наркотикларга каршы тискәре мөнәсәбәт тудыруга юнәлдерелгән лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәчәк. 

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республикабызда яшәүчеләрне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үзләреннән өлешен кертергә һәм “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә катнашырга өнди.

 

  • Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле хәлләр турында “02” телефоны, Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч телефоны” (291-20-02) аша, шулай ук яшәү урыны буенча полиция бүлегенең дежур частенә шалтыратып хәбәр итәргә була. Телефон аша алынган хәбәр кичекмәстән тикшерелеп, закон бозучыларга карата тиешле чаралар күреләчәк.     

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 84, 28.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр