ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Сез белгәне – 85, без белгәне – 89... 

Әлфия Авзалованың татар филармониясе концерт залында уникенче туган көне үтте. Бу юлы беренче тапкыр үзеннән башка. Елау-сыктау, сызлануларсыз, үзе кебек җиңел, күтәренке рухта, бер тында... Хәтта кайбер мизгелләрдә менә хәзер мут елмаеп килеп чыгар да берәр йомры сүз әйтер төсле тоелды. Әлфия апа чыкмады, әмма тормышының кайбер серләре ачылды.

5-1

Өлкән буын җырчылар аның турында истәлекләрне кадерләп сакласа, яшьләргә берәр концертта очрашу да гомерлек сабак булып калган икән. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов әнә шундыйлардан:

– Ул вакытта аңа җитмеш яшьләр иде. Мин әле аягыма басып кына килә торган җырчы. Кереп килүгә үк игътибарны җәлеп итте. Күзләре 18-20 яшьлек кызларныкы кебек ялтырап тора. Һәрбер кешене игътибар үзәгенә ала. Син каян, дип сорады. Шуннан акрынлап сөйләшеп киттек. Халыкны ничек шулай яраттырып була, дип сораганым истә. Яратып, җиренә җиткереп эшләргә кирәк, дигән иде.

Чулпан Юсупованың җырлау манерын еш кына Әлфия апаныкына охшаталар. Моның сәбәбен ул болай аңлата:

– Әлфия апа  – гаиләбезнең иң яраткан җырчысы. Әниемә аның белән эшләү дә насыйп булган. Мин җырчының холкын, тормышка карашын аның сөйләүләре аша беләм. Әни яратуы миңа да күчкән, Әлфия апаның җырларын тыңлап, аларны өйрәнеп үстем. Кайчакта хәтта җырлавымны аныкына охшаталар. Махсус шулай эшләнми бу, күрәсең, Әлфия апа җырларын башкача җырлап та булмый торгандыр.

Раяз биргән сорауга исә, еш җавап бирергә туры килгән Әлфия апага. Без моны экраннардан күрсәтелгән видеоларны карап белдек. Язучы Рабит Батулла, радио-телевидениедән чыгышларың бераз гына кайтышрак, сәхнәдән бөтенләй икенче төрле, моның сәбәбе нәрсәдә, дип тә сорый. Әлфия апа, тамашачым белән күзгә-күз бит, йөрәгем аша үткәреп җырлыйм, дип җавап бирә. 

Йөрәк аша үткәреп җырлау өчен, мөгаен, аның кебек ятимлек ачысын татырга, кагылып-сугылырга да кирәктер адәм баласына. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев экраннар аша тамашачыга әнә шулай дип әйтте һәм Әлфия апаны чорыбызның бизәге дип атады. Истәлек-теләкләрне экраннар аша җиткерү – концертның табышы, уңышы булды. Тамашачыны да ялыктырмады, озын-озакка да сузылмады. Һәр чыгыш, һәрбер фикер шулкадәр ихлас булды, җылы тәэсир калдырды.

– Концертта Әлфия апаны ачу максаты куелмады. Чөнки ул – шулкадәр киңкырлы шәхес һәм аны тамашачы белми дп әйтеп булмый. Әле үзе исән чагында ук аның турында китаплар язылды, фильмнар төшерелде. Шуңа күрә максатыбыз – бергә җыелып, Әлфия апа туган көнендә бәйрәм итү булды. Туган көне гади көн булып үтеп китмәсен, бәйрәмгә әйләнсен иде. Тамашаны үзе кебек позитив рухта оештырдык, – ди сценарий авторы Илсөяр Шиһапова.

Концертны карарга гаиләсе белән шәһәр башлыгы Илсур Метшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башка билгеле шәхесләр килгән иде. Концертта  Салават Фәтхетдинов та катнашты. Ул, купшы сүзләр кем дә сөйләр, мин исә Әлфия апа белән эшләп калдым, диде:

– Үзе исән чакта хөрмәтемне белдереп, эшләп калдым. Ә инде хушлашканда сыңар күз яше белән елап тору, исән чакта каршы сөйләп, үлгәннән соң купшы сүз әйтү – минеке түгел. Аның белән бергә 7 ел эшләдек. Әлфия апа яраксызга чыгарылып, эшсез калган авыр чак иде. Иң авыры кызы Зөлфиягә эләкте, соңгы юлына кадәр кадер-хөрмәттә яшәтте, рәхмәтем чиксез аңа. Әлфия апаны шактый яздырдык, шул язмаларны һәр көнне карыйм, һәр көнне аның белән сөйләшәм.

Җырчы да тамашачысы белән экраннар аша сөйләште ул кичтә. Бер язмада хәтта: “Картлык белән үлемнән котылып булмый. Мин үлгәннән соң менә бу җырны җиренә җиткереп башкаручы булса, шулкадәр рәхмәтле булыр идем. Юк бит, җырламыйлар”, – диде. Ә менә уникенче туган көнендә Башкортстанның атказанган артисты, “Мирас” җыр һәм бию ансамбле солисты Венера Юлгильдина башкарды “Тәнәкәй”не. Башкорт далалары иркенлеген, Әлфия апаның яшьлек сагышын ишеттерде ул безгә. Баксаң, башкорт халык җырын әлеге кичә өчен махсус өйрәнгән икән:

– “Тәнәкәй” – сирәк яңгырый торган җыр. Ул Әлфия апа репертуарында бар һәм тагын бер җырчы кызда. Мин аны Әлфия апа башкаруында тыңлап өйрәндем. Бу җыр бәләкәй чакта ук колакка кергәнлектән, аның мәгънәсенә төшенү, үзләштерү авыр булмады. Гомумән, Әлфия апаның үзәкләргә үткәреп җырлавы кемгә якын булмас, йә булмаса,  кемгә генә аңлаешсыз тоелыр икән?.. Юктыр андый кеше. Менә бу чарада да сәхнә артында бер-беребезнең җырларын көйләп йөрибез, Әлфия апа турында сөйләшәбез. Бер дә югалтканбыз төсле түгел, берәр бүлмәдән кояш кебек балкып килеп чыгар төсле...

Тамашага ноктаны Салават куйды. Ул: “Әлфия апага Кытай календаре буенча гына 85 яшь тулды, аның чын яшен мин беләм дә, кызы Зөлфия белә... Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне – 85, без белгәне 89 булыр. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак – гаҗәпләнмәссез”, – дип җырчының чын яшен әйтеп салды. Залдагы шәһәр башлыгына, мәдәният министрына мөрәҗәгать итеп, икенче юлы Әлфия апа урамында очрашырга язсын дигән теләген дә җиткерде. Үзе әйтмешли, фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килсен. 

Сез белгәне – 85, без белгәне – 89... 
Мәдәният дөньясында

Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 6, 16.01.2018/)

Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр