ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 152, 20.10.2018/

Кунак килер дә китәр ул...


Тиздән башкалада футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Тамашачылар билет юнәтеп йөргәндә, Татарстан экологлары да тик утырмый. Аларга чит ил кунаклары, туристлар, спортчылар килгән төшкә республика биләмәсен чүп-чардан арындыру, елгаларның чисталыгын контрольдә тоту бурычы куелган.

3-1
Татарстан экологлары нинди эшләр башкара? Чем­пионатка кадәр тирә-ягы­быз тагын да матурланырмы? Әнә шул хакта Татар­стан­ның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковтан сораштык.


– Чемпионат көннәренә әзерлекне чистарту ике айлыгы кысасында башладык. Шушы вакыт эчендә республика күләмендә бик күп өмәләр узды. Күп кенә ташландык урыннар тәр­тип­кә китерелде. Агачлар, чәчәк­ләр утыртылды. Чистарту ике айлыгы кысасында Казанда 230 урынны тикшердек. Шуның 203ендә табигатьне саклау кануннары бозылганы ачыкланды. 192сенә беркетмә төзелеп, хилафлыклар юкка чыкты. 130ына 2 миллион 936 мең­ сумлык штраф салынды. Эко­логик яктан кү­зә­тү­ләрдән кү­ренгәнчә, ке­ше­ләрнең культурасы артуын да си­зәбез. Быел санк­ция­лән­мәгән урыннарда чүп-чар өемнәре узган елга караганда 4,5 тапкыр ким­рәк та­былды. Башкалада 63 урын­да законсыз чүплек табылса, шуның 56сы юкка да чыгарылды. Экологик рейдлар үз нәтиҗәсен күрсәтә. Бигрәк тә һавадан күзәтү отышлы. Без моның өчен Президенты­быз­га рәхмәт­ле. Вер­то­летта рес­пу­б­ликаның барлык рай­он­на­рының экологик хәлен кү­зәтеп чыктык. Квадроткоптерлар кеше керә алмаган урыннарны тө­шереп бирә. Юл буйларына чүп ташлаган машина йөртүчеләрне ачыклар өчен куелган камералар да эшли. Тимер юл буйлап та күзәтүләр дәвам итә. Башкарылган эшләр белән тукталып калмыйбыз, алга таба да тирә-якны чис­тартуны дәвам итәбез.


Футбол чемпионаты кысасында атмосфераның экологик хәлен даими тикшереп торачакбыз. Спорт объектлары тирәсендә 5 күчмә лаборатория эшләя­чәк. Ул махсус җиһаз­ланды­рылган. Һаваның пычрану-пычранмавын тиз арада белеп булачак. Килгән кунак­лар үзләрен бик яхшы хис итәргә, Казанны яратып ки­тәргә тиеш. Алар, чүп-чар өем­нәре күреп, бәйрәм кә­ефләрен югалтмасын иде. Туристлар йөрисе һәр сукмак экологлар күзеннән үтәчәк. Моны халык та аң­ларга тиеш. Чистарту ике айлыгы әле тәмамланмаган, ә анда кат­нашучыларның саны 1 миллион 100 меңнән артып китте. Бу хәл күңелне күтәрә. Димәк, кешеләр та­бигатькә битараф түгел. Волонтерлар елы булуы да булышлык итә. Яшьләр бигрәк тә ышанычны аклый. Алар белән очрашуда гел бер сүзне кабатларга туры килә. “Әгәр без түгел икән, кем?” – дигән сорауны бирәм. Битараф булмасаң, чисталык та була, тәртип тә урнаша. Шуңа күрә экологик тәрбия­не балалар бакчасыннан, мәктәптән башларга ки­рәк. Үз куллары белән утырткан агачны, бала сындырмый, киресенчә, кадер­ләп сак­лый. Бер тапкыр чистарткан урынны да кабат пычратмас дип ышанып әйтәм. Чүпрәле районында башлык булып эшләгәндә үк экологик вазгыять миңа яхшы таныш иде. Безнең як­ларда урман аз. Әнә шуңа да без һәр мәктәптә питомник булдырдык. Биредәге балалар бик яратып кәлшә үстерде. Хәзер исә без яшь буынны чисталыкка да өй­рәтмәкче булабыз. Өй­рәтү дигәннән, әкренләп көнкү­реш калдыкларын аерым җыярга өйрәнәбез. Пыяла, пластик, кәгазь, батареялар өчен аерым савытлар барлыкка килде. Парк-сквер­ларда да мондый чүп савытлары куелды.


Чемпионат кысаларында Идел һәм Казансу елгаларына да игътибар бире­ләчәк. Республикада бу сулыкларга калдыклар агызучы 15ләп оешма бар. Хә­зерге вакытта алар белән табигатьне саклау прокуратурасы эшли. Чемпионатка кадәр тәртип урнаштырылыр дип уйлыйм. Төп игътибар “Казан-Арена”га булачак. “Идел” яшьләр үзәге, “Рубин”, Үзәк стадионнары, “Свияга”, “Динамо”, “Хезмәт резервлары”нда шө­гыль­лә­нүчеләргә дә уңай­лык­лар тудырылачак.


Чүплекләрне булдырмас өчен нишләргә соң? Казанда узучы дәрәҗәле бәй­рәм­нәр безгә тирә-якка булган ка­рашыбызның дө­ресме-юк­мы икәнен ачык­лау өчен ки­рәк. Кеше дә кунак кил­гәндә өен җыеш­тыра, тәр­типкә китерә. Чис­талык ярат­кан кеше кемдер кил­гәнне дә көтеп тормый. Без дә кунак каршылау өчен генә түгел, үзебез өчен әйләнә-тирәбезне тәр­­­типтә тотарга тиеш. Туристлар килер дә китәр, спортчылар да уйнар да таралышыр, ә менә чисталык һәрберебез өчен көн дә кирәк булып калачак. Шуңа күрә битараф булмыйк, Җир-ананы бергәләп саклыйк!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр