ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 152, 20.10.2018/

Сезгә начар укырга ярамый!


“Яңа Гасыр” телеканалы игълан иткән “Әйдә ТНВга!” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.  Арча районыннан Алия Сабирова,  Лениногорск районының  Куак мәктәбендә белем алучы Сиринә Сәхапова, Азнакай кызы Инзилә Хөсәеновага татар журналистикасында бушлай белем алу мөмкинлеге бирелә. Тик бердәм дәүләт имтиханнарын  уңышлы тапшырганнар гына студент була алачак.

2-3
media.kpfu.ru

 

Билгеле булганча, быелдан КФУның журналистика һәм гаммәви коммуни­ка­ция­ләр югары мәктәбендә  журналистика бүлегендә бюджет урыннары бетерелде. “Бу  – милли журналистика өчен бик  зур проблема, татар зыялылары да бетә дигән сүз”, – дип,  “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, грант булдырып, өч студентны бушлай укытырга булды. Бәйгедә илнең теләсә кайсы төбә­гендә яшәүче, татар телен камил белүче, иҗади яктан сәләтле чыгарылыш  сыйныф укучылары катнаша ала иде.  КФУда журналист белгечлегенә уку елына 135 мең сумга төшә. Телеканал исә шул чыгымнарны капларга вәгъдә итте.


Эссе язу, үзең турында видеоролик тәкъдим итү, танылган шәхестән әңгәмә алу... Булачак журналистлардан әнә шундый бе­лемнәр таләп ителгән.  Урыс әдәбиятын белү дә –  төп шартларның берсе. Бәйгедә барлыгы 41 укучы катнашса, арада нибары бер генә егет булган.


Телеканалның  генераль директор урынбасары Данил Гыйниятов әйтүенчә, моңарчы бер күрмәгән кешедән әңгәмә алу җайлы түгел. Ул азау теше ярган журналист өчен дә кы­енлык­лар тудыра. Кызлар сынауны уңышлы узган. Әң­гәмә алганда, гадәти телнең чикләре кайда, дип тә сораучылар булган. Әңгәмәне яхшы гына “кыздырганнар”. Миннән булмый, дип тукталып калучылар очрамаган. Шәхесләрне төрле яклап ачарга тырышканнар. “Хәт­та микрофон тотарга да, камера белән эшләргә дә өйрәнергә кирәк”, – ди Илшат әфәнде. 


Грант отучы кызларның  сөенече зур иде. “Бу бәй­гене оештырмасагыз, бәл­кем, теләк, сәләт булып та, укырга керә алмаган булыр идем. Үз урынымны журналистикада табарга тырыштым һәм моңа ирештем дип саныйм”, – ди Сиринә. “Журналистика юлыннан ки­тәчәгемә әле дә ышанып бетә алмыйм”, – ди Инзилә. Кызлар оештыручыларга  кат-кат рәхмәт әйтте. Тик  аларны  татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин гына күктән җиргә төшерде. “Бу әле студент булдыгыз дигән сүз түгел. Уку йортына килеп, гариза язасыгыз, аттестатыгызны китерәсегез була. Аңа кадәр БДИны уңышлы тапшырасыгыз бар. Ким ди­гәндә, чик баллны туп­ларга кирәк”, – дип ис­кәртте ул. Бу хакта әйтергә дә онытып торам икән дип, сүзгә Илшат Әминов кушылды. “Начар  укыганнарга акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Лекцияләрне дә калдырасы түгел. Канал­ның төрле редакцияләре белән элемтәдә торырга кирәк. Менә шул вакытта сездән яхшы белгеч чыгачак. Хәзер инде сезгә БДИны начар тапшырырга ярамый. Халыкка танылдыгыз инде”, – ди генераль директор.


Проектны киләсе елда да дәвам иттерергә җые­налар. Илшат Әминов әй­түен­чә, татар журналистикасында яңа    талантлар ачылганда, татар теле дә бетмәячәк. Журналистикада бюджет урыннарын булдыру мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә сүз бирде ул. “Бу сорауны күтәрдем, күтәрәм, алга таба да күтәрәчәкмен”, – диде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр