ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 152, 20.10.2018/

“Беркемне дә чакырмыйбыз, алар үзләре килә”


Медальләрне кар эрегәч саныйлар. Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясендә әнә шулай эшләделәр. Соңгы вакытта Олимпия уңышлары рухында көн күргән оешма узган сезонга нәтиҗә чыгарды һәм киләсе кышка максатлар билгеләде. Пхенчханнан медальләр алып кайткач, хәзер чаңгыны яхшырак майларга, тизрәк чабарга туры киләчәк.

1-2 tatar-inform.ru

 

Узган сезонны Татарстанның чаңгы спорты тарихында иң уңыш­лысы дип бәяләделәр. Безнекеләр Россия төбәкләре арасында гомуми зачетта икенче булды. Беренче урынны Төмән өлкәсе алды. Бу төбәк өчен Александр Большунов, Денис Спицов, Александр Якумушкин кебек спортчылар чыгыш ясый. Татарстан чаңгычылары соңгы ике сезонда халыкара ярышларда һәм Олимпия Уеннарында дистәдән артык медаль яулады. Дөнья чемпионатында һәм Европада беренче унлыкка кергән спортчылар саны арткан.

 
Төп уңыш, әлбәттә, Пхенчханда узган Олимпия Уеннары белән бәйле. Андрей Ларьков, билгеле бул­ганча, Көньяк Кореядән ике медаль алып кайтты. Башта ул ип­тәшләре белән эстафетада икенче булды, аннары 50 чакрым арага узган ярышта бронза медаль яулады. Анна Нечаевская исә эстафета ярышында өченче булды. Көтелгән уңыш дисәк арттыру булыр, әмма өмет бар иде. “Тарих гел кабатланып тора. Безнең Олимпия тра­дицияләребез бар. Федор Симашевны барыбыз да хәтерли. Сочида тәҗрибә тупладык. Әле кичә генә Ларьков белән Нечаевскаяны өмет­­ле спортчылар дип атый идек. Ә бүген инде алар җыелма команда спортчылары, – ди Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәр­диев. – Без инде тарихка кердек һәм шул дәрәҗәне сакларга туры киләчәк. Төп максатыбыз – дөнья чемпионатында, дөнья кубогы этап­ларында катнашу”.


Киләсе елда спорттагы төп ва­кыйгаларның берсе Красноярскида булачак. Безнекеләр дә Кышкы Универсиадага барып, уңышлы чыгыш ясау турында хыяллана. Сүз уңаеннан, ике ел элек Алма-Атада алтын медаль откан Валерий Гонтарь моннан соң Татарстан данын яклаячак. “Команданың көчен арттырырга кирәк. Әмма беркемне дә чакырмыйбыз, алар үзләре килә. Көчле спортчы беркайчан да югалмый. Гонтарь Татарстан өчен чыгыш ясарга теләк белдерде, – ди Фәрдиев. – Яшермим, талантлы яшь­­ләрне күзәтеп торабыз. Исем­нәрен истә калдырабыз, кем булулары белән кызыксынабыз. Аннары анализ ясыйбыз”.


Узган сезонда Татарстанда 30 республика һәм 4 илкүләм ярыш узды. Казан марафоны турында хәзер чит илләрдә дә беләләр. Спортчыларга һәм тренерларга матди ярдәм күрсәтү, аларны спорт җиһазлары белән тәэмин итү өчен 13 миллион сумга якын акча тотылган. Монысы осталар белән бәйле. Ә массакүләм спорт булмаса, ерак китә алмыйсың. Былтыр Татарстанда Президент ярдәме белән районнарда модульле 11 чаңгы базасы ачылды. Быел аларның саны тагын 16га артыр дип көтелә. Әлеге базаларда спорт мәктәпләрен урнаштыру теләге бар. “Без чаңгыда алга чыккан районнар, спорт мәк­тәп­ләренә, тренерларга ярдәм күр­сәтәбез инде. Алар белән эш алып барыла, – диде Фәрдиев. – Безгә караш үзгәрде. Эш арта, кайчак хәтта өлгереп булмый. Әмма нәтиҗәсе бар”. Шул арада туйга да барасы бар. Билгеле булганча, Олимпия Уеннарыннан кайткач, бар халык алдында Анна Нечаевскаяга чаң­гычы Никита Сурков кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Туйлары җәй көне булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр