ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Ярдәмнең артыгы булмый

 
Быел түләүсез юридик ярдәм күбрәк булачак, ә суд утырышларын яздырып барачак­лар. Та­тарстанның Юстиция министр­лыгы еллык башкарган эшлә­ренә йомгак ясады һәм килә­чәккә планнары белән дә уртаклашты.

2-1
Узган ел Татарстанда 146 адвокат түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасында катнашкан. Халыкка 2816 тапкыр бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән, 1700дән артык консультация уздырылган. Түләүсез юридик ярдәм гаризалар, мөрә­җәгатьләр әзерләү, судларда, дәүләт органнарында һәм оешмаларда гражданнарның мәнфә­гать­ләрен яклау рәвешендә алып барылган.


“2019 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтүне максат итеп куябыз. Министрлык базасында үзәк оештырылачак, – дип сөйләде коллегия утырышында Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин. – Монда дәүләт вәкилләре белән беррәттән юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган үзәк белгечләре тә эшләячәк”. Мәгъ­лүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә махсус система булдырып, юридик ярдәмгә хокукы булган гражданнар реестрын алып бару, документлар белән эшләү, анализ ясау эшен тизләтмәкчеләр. 


Җәмәгать судьяларының эшен­дә дә үзгәрешләр булачак. Суд утырышларын аудиоязма рә­ве­шендә теркәп барачаклар. Быелның 1 сентябреннән бу эш мәҗбүри булачак. Рөстәм За­һидуллин министрлык алдында барлык 188 суд участогын кирәк­ле җиһаз белән тәэмин итү һәм җаваплы хезмәткәрләрне укыту бурычы торганын әйтте. “Соңгы айларда бу җиһаз Казанның Вахитов районындагы суд участогында сыналды. Хәзерге вакытта без аудиофайлларны саклау һәм туплау буенча сөйләшүләр алып барабыз”, – дип белдерде министр. Узган ел 19 җәмәгать судьясы һәм алар белән эшләүче тагын 17 белгечне суд эшендә татар телен куллану курсларында укытканнар. Мондый эш татарлар күп яшәгән районнарда оештырыла.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 6, 18.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!