ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

//

Кыяр гына җитми

 

Момордика, хауттюйни, бенинказе... Нәрсә соң бу, дип аптырамагыз. Россиядә гомер озынлыгын арттыру өчен, галимнәр ил халкына яңа төрле яшелчәләр ашата башларга тәкъдим иткән.

2-5  
“Бүген Россия уртача гомер озынлыгы күрсәткече буенча дөнья күләмендә 112 нче урында тора. Югыйсә әле күптән түгел генә без әйдәп баручы илләр янәшәсендә идек”, – дип сөйләгән Россия Фәннәр академиясе белгече Николай Гончаров.

 

Белгеч­ләр фикеренчә, илдә яшәүче­ләрнең табыныннан яшелчә “качкан”. Шуңа күрә бу “хата”­ны якын арада ук төзәтмәк­челәр. Билгеле булганча, Рос­сиядә гомер озынлыгын арттыру, дөрес туклану системасын формалаштыру кебек проблемалар хөкүмәт дәрә­җә­сендә хәл ителә. Шуңа күрә яшелчәне күбрәк ашый башлаячагыбызга да шик юк. Ил­дә яшәүчеләргә теге яки бу төр ризык тәкъдим иткәндә, халыкның генетик үзенчә­лек­ләре, мәдәнияте, туклану рә­вешенә дә игътибар итәргә сүз биргәннәр.

 
Себердәге ботаника бак­ча­сының фәнни хезмәткәре Юрий Фотев сүзләренә караганда, күбебез бер үк төрле яшелчәләр ашау белән генә чикләнә. Болар – кәбестә, помидор, кыяр, кишер һәм суган. Галимнәр исә әлеге исемлекне күз күрмәгән, колак ишетмәгәннәре белән тулыландырырга тәкъдим иткән. Якын арада кибет киштә­лә­рендә вигне, момордика, бенинказе, хауттюйни яки кивано кебек культуралар пәйда булырга мөмкин. Исемнәре ят булса да, аларның тәме безгә таныш, дип тә тынычландыралар. Мәсәлән, момордика – кабак семьялыгыннан, ул җылы якларда лиана рәвешендә югарыга үрмәләп үсә икән. Алга таба чит ил “кунак”ларын үзебездә үстерә башламакчылар. Дө­рес, моның өчен күпмедер вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә сабыр итәсе генә кала

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!