ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

Ел саен тикшерәчәкләр


Елның икенче яртысында диспансеризация тикшеренүе үтү тәртибе  үзгәрә. Аны 18дән 39 яшькә кадәргеләр өч елга бер тапкыр үтә алса, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә хәзер ел саен узу мөмкинлеге бар. 2018 елда Казанда яшәү­че 170 меңнән артык кеше тикшеренгән һәм аларда 96,5 мең чир табылган.

2-1

Шу­ның яртысына якыны – йө­рәк-кан тамырлары системасы, 19,4 проценты – эндокрин системасы, 13,1 проценты ашкайнату системасы чирләре белән авырый. Төп яңалыкларга кил­гәндә, яман шеш авыруын иртәрәк белү өчен кырыкны узган кеше­ләрдә скрининг уздыралар. Яшьрәкләргә дис­пан­се­риза­цияне терапевт үткәрә. Ул иренне, авыз эчен, тән тиресен, калкансыман бизне, лим­фа төен­нәрен җентек­ләп карарга тиеш. Ниндидер үзгәреш сизә икән, кабат тикшеренергә һәм эндокринологка җибә­рә. Моннан тыш, гомуми кан анализы тапшыру, күзнең эчке басымын тикшертү дә каралган. 

 
Ераграк авыл җир­ле­гендә яшәүчеләргә районга бару мәшәкатьле һәм чыгымлы. Шуңа күрә алар авырмаган килеш дәвалау оешмасына йөрүне кирәк санамый. Авыл халкы янына мобиль медицина техникасы белән җиһазланган бригадалар барачак. Россия Сәламәтлек саклау министр­лыгының әлеге  стандарты быел, май аеннан гамәлгә керде. Вице-премьер Татьяна  Голикова әйтүенчә, авыл җирлегендә үлем-җитемнәр 14 процентка күбрәк һәм уртача гомер озынлыгы да шә­һәр халкыныкыннан ким­рәк. “Безгә  барлык төбәк­ләр­­дә дә, авыл халкына медицина ярдәмен якынайту ягын карарга кирәк”, – ди вице-премьер. Дөрес, сала кешесе баштагы тикшере­нүләрне беркая бармыйча авылда үтсә, чир табылган очракта, барыбер район-шәһәр дә­валау оешмасына чыгып китәчәк.


Бүген Россиядә мобиль бригадалар саны 3,8 меңгә якын икән. Тик ул гына җитми. Министр Вероника Скворцова, аларның санын тагын 500гә арттырачакбыз, ди. Мобиль бригада бел­геч­ләренең кул астында кан­дагы холестеринны үл­чәп, тиз арада нәтиҗәсен чы­гара торган экспресс-анализа­тор, күзнең эчке басымын тикшерү өчен махсус тонометр, флюорограф булырга тиеш. “Тест-по­лос­ка” ярдә­мендә тизәк­тәге яшерен кан анализы алып,  эчәклекнең торышын, яман шеш килеп чыгу куркынычы юкмы икә­нен ачыклыйлар.  Маммограф аппараты исә хатын-кызларның күк­рәк би­зен­дәге үзгә­решләр­не һәм чирләрне күрсәтә. 2018 ел йомгаклары буенча, Россия­нең 32 төбәгендә үлем-җи­тем арткан, илдәге халык саны 100 меңгә ки­мегән.


“Без электрокардиограмманы да үзебез үт­кә­рәбез, кан анализы да алабыз. Мобиль бригада килеп хезмәт күрсәтә башласа, авыл халкына да, фельдшерларга да зур ярдәм булачак”, – ди Буа районы фельд­шеры Дания Ваһа­пова. Аксубай районы­ның Кече Сөнчәле авылында яшәүче пенсия­дәге укытучы Фәридә Мифтахова, диспансеризация ва­кытында өстәмә тик­ше­ренүләр дә үткәрсеннәр иде, дигән фикердә. “Район үзәк хас­таханәсе поликлиникасында чират торырга туры ки­лә. Белгечләр билгеле бер көндә үз авылыңа килеп төшсә, әзерләнеп, көтеп торыр идек”, – ди Фәридә апа. 


– Безнең андый практика бар. Елга берничә мәр­тәбә терапевт, хирург, гинеколог, офтальмолог, педиа­тр­дан торган мобиль бригадалар белән авылларга чыгабыз. Диспан­сери­за­циядән соң, нәти­җәләр өч төркемгә кертелә, – дип сөй­ли Актаныш районы үзәк хаста­ханәсе баш табибы Айдар Хәев. – Беренче төркем­дә – сау-сәламәтләр, икенче­сендә – организмында ниндидер үзгә­решләр булганнар.  Өченче төркемгә билгеле бер чире табылган авыруларны теркибез. Алар исәп­кә алына, тикшеренеп тора яки опе­рациягә җи­бә­релә. Икенче, өченче төр­кем­гә эләгүче­ләр күбрәк. Олыгая барган саен чирләр дә арта. Без Сәламәтлек сак­лау министрлыгы стандартлары буенча эшлибез. Киләчәктә онкомаркер, калкансымын биздәге үзгә­реш­ләрне белү өчен тик­шере­нүләр киңрәк кулланылыр, дип уйлыйбыз. Алар чирне алданрак ачыклау өчен кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!