ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

“Көрәшергә яшел чирәмдә өйрәндек“


Май ялларын кем ничектер, Апас районындагы Кошман авылы халкы көрәш ярышы карап үт­кәрде. Мәйданга эшсез­лектән тилмергәннән түгел, Кошманның көрәшчеләр авылы исемен якларга алынган яңа буын батырларын күрү өчен җыелдылар.

666
Мәктәпнең спорт мәйдан­чыгында “Кошман батырлары” кубогына милли көрәш буенча ярыш үтте. Анда Кошман, Мәлки, Кече Мәми, Иске Тәрбит, Чүти һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары катнашты. Бил алышырга дип, келәмгә 50дән артык яшь егет чыкты.


Кошман авылы электән үк үзенең батыр көрәшчеләре белән дан казанган. Сабан туенда бил алышкан егетләре һичкайчан сер бирмәгән, бү­ләксез-урынсыз калмаган. Район Сабан туенда гына да Кошманның җиде ир-егете баш батыр булып калган. Мә­сәлән, Рәшит Камалов – 1961, Әбрар Сәлахов – 1962, Нәби Фәйзуллин – 1970, Әлфәт Фәй­зуллин – 1971, Фәргать Садриев – 1975 һәм Равил Яруллин 1980 елда җиңүче булган. Бүген Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Хамис Миңнуллин район күләмендә сигез тапкыр батыр калган! Кошмандагы көрәш ярышын оештыручы Динар Гатауллин үзе дә – моннан берничә ел элек авыл-район Сабан туйларында абсолют батыр булып танылган егет!


Алмагачлар арасында


Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хә­мидуллин әлеге ярышның әһәмиятле булуын һәм шушы авылда узуын юкка гына түгел дип ассызыклады.


 – Кошман батырлары үз данын район күләмендә генә түгел, республикада да яклап килә. Алар – чын мәгънәсендә җирдә, яшел чирәм өстендә көрәшеп, осталык арттырган батырлар. Кошман – әллә ни­чә буын көрәшчеләр бир­гән җирлек, – дигән фикерен җит­керде ул.


Динар Гатауллин – белеме буенча физик тәрбия укытучысы, хәзерге вакытта Кайбыч районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры булып эшли. Бу аның көрәшкә багышланган беренче генә ярыш оештыруы түгел.


– Мин студент чакта Кошман мәктәбендә көрәш ярышы оештырган идек. Шуннан соң, Кошманда көрәшче­ләр әле дә бар икән, әйдәгез, шөгыль­ләнеп, балаларны өй­рәтеп карыйк дип, районда да кызыксындылар. Ул чакта без­нең келәм дә, шөгыльлә­нер мәй­дан да юк иде. Кө­рәшергә мәк­тәп бакчасының алмагачлары арасында, чи­рәмдә тәгәрәп өйрәндек. Бү­ген, шөкер, өй­рәнер, осталыкны арттырыр өчен мөмкин­лекләребез бар, – диде ул. Динар Гатауллин әйтүенчә, мәк­тәптә укыган чак­та кө­рәшеп йөргән, хәзер инде башка һөнәрләр үз­ләштергән егет­ләр дә көрәшне онытып бетерми, әледән-әле үзләрен күр­сәтеп, формада тотып торалар. Алар турнирга махсус баннер ясатып бүләк иткән­нәр. Анда атаклы кө­рәшчеләр исеме, фотосурәт­ләр урын алган.


Өйләнгәнче көрәшегез!


Күренеп тора: яшьләр­нең бил алышуын карарга кил­гән Фәргать абый Сад­риев­ның күңеле алгысынган. Хәзер үк көрәшергә чыгып китәр кебек. Бүген инде көрәшә алмаса да, хөкемдар буларак, аннан башка бер генә авыл Сабан туе узмый. Уллары да аталары үрнә­гендә бил сынашып үскән. Егетләрнең келәмдә кө­рәшкәннәрен кү­зәтә-күзә­тә, аның да Са­бан­туйлы-кө­рәш­ле яшьле­генә кайтып килдек.


– Без яшь чакта яшел чирәмдә көрәшә идек. Йомшак булсынга дип куелган маталар, көрәшү алымнарын өйрәтүче тренерлар да юк. Үлчәү категорияләре дә булмады. Шобага салып, кемгә кем туры килә, шул чыга иде. Мин ул вакытта 80 кг авырлыкта булганмын. 120 килограммлы көрәшче белән ярышканым истә. Чәчкаб авылына ниндидер шәһәрдән кайткан иде ул, белгән кеше түгел. Башта шикләнеп карап торган идем дә, әмма җиңел генә ега алдым үзен, – дип сөйләде Фәргать абый. – Малай вакыттан ук көрәшеп йөр­дем. Кайбычта 1975 елда батыр калдым. Ул вакытта ук батырга тәкә бирәләр иде. Урын­нар яулаган көрәш­че­ләргә сәгать, электр кырынгычы кебек бүләкләр дә булгалады. Заманына күрә алары да әйбәт иде инде.


Фәргать абый, хәзерге яшь­ләргә сокланып һәм кызыгып карыйм, ди. “Имгәнә калсалар, фельдшер яннарында тора, өйрәтүче тренер абыйлары бар, махсус келәм­дә көрәшәләр. Мавыгуларын ташламасыннар”, – ди элеккеге көрәшче. “Өйләнгәч, кө­рәш­не ташладым. Өйләнгән­че көрәшсеннәр”, – дип шаяртып та алды. “Яшь чакта курыкмыйсың бит ул. Көчне күрсәтәсе, нидер эшлисе килә. Безгә ярышларда халык бәя бирә иде бит. Мине аеруча үз итәләр, көчле кул чабалар иде”, – дип хатирәләрен яңартты. Кошманда беренче тапкыр оештырылган турнир да дәвамлы булсын, дигән теләктә кала Фәргать абый.


Эссе көннең кызуын басарга дип, чәй өстәле янына утыргач, Равил абый Ярул­лин­ның да фикерен сорашып алдык. “Көрәштә психология дигәннәре бик мөһим. Син келәмгә куркып чыгасың икән, җиңеләсең. Икеләнеп торсаң, чыкмавың хәерлерәк. Вак-төяк авыртуларсыз да булмый, шуңа да көрәш бит ул. Иң мөһиме, ярышны гадел хөкем итсеннәр, хәрәмләшү булмасын”, – диде ул.


Иртәнге якта башланып киткән көрәш ярышы, көн кызуында да туктамыйча, ачык һавада биш сәгатьтән артык дәвам итте. Егетләрнең исә тагын биш сәгать көрәшер хәлләре дә бар иде кебек әле. Тәүге тапкыр оештырылган турнир нәтиҗәләре буенча, Кошман мәктәбе укучылары беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка лаек булды. Төп бүләк – тәкә дә шушы авыл егетләренә бирелде. Икенче, өченче урыннарны Иске Тәрбит һәм Олы Подберезье мәктәпләре команда­лары бүлеште.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!