ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

Халык авазы. "ВТ" укучыларын ни борчый?

 

Газетабызның яңа сәхифәсе үз сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерүчеләр шактый булды. Кү­ңел бушатырга шалтыратучылар да бар иде. Кайбер рәсми оешмалардан җавап­лар­ны озаграк көтәргә туры килә, шуңа күрә бу санда үзегезнең сорауларыгызга җа­вап таба алмасагыз, борчыл­ма­гыз, без аларны сезгә ки­ләсе саннарыбызда һич­шиксез җитке­рербез.

7-1

Тавыкларны урамга чыгарырга ярыймы?

 
Күршеләребез: “Тавыкларыгызны урам­­га чыгармагыз”, – дип кисәтү ясый. Янәсе, аларның ишегалдына ке­рәләр. Хәзер без кош-кортны бикләп тотарга тиешме? Алар кисәтү ясарга хокуклымы? Саба районында тавыкларны урам­га чыгарган өчен штраф түлә­тә­ләр, дип ишеткән идем. Бу Балтач районына да кагылмыймы?
Гөлсәрия Абдуллина.

Балтач 

Балтач районы башкарма комитетының юридик бүлеге:
– Балтач районының һәр авыл җир­ле­гендә территорияне төзекләндерү кагый­дәләре кабул ителгән. Аларда кош-корт­ларны карап тоту тәртибе дә язылган. Мисал өчен, Балтач җирлегендә 2018 елның 27 декабрендә кабул ителгән 99 нчы номерлы карар нигезендә, хайваннарны, кош-корт­ларны балалар һәм спорт мәй­данчык­ла­рында, балалар бакчасы, мәк­тәп­ләр һәм башка уку йортлары террито­рияләрендә, сәла­мәтлек саклау объектлары һәм административ учреждениеләр территорияләрендә, газоннарда, халык ял итә торган урыннарда йөртү (чыгару) тыела. Бу кагыйдәләрне бозган кешеләр җавапка тартыла. Шулай ук йорт хайваннарын һәм кош-кортларны карау өченче затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмаска тиеш. Йорт хайваннары һәм кошлар китергән зыян өчен аларның хуҗалары җавап тота.

 

 

Хокуклар бозылмыймы?


Моннан берничә ел элек “Татэнерго” белән килешү төзеп, ике тарифлы счетчиклар куйдырдык. Иртәнге җи­дегә кадәр ул икеләтә арзанрак исәпли иде. Тик төнге тарифның бәясен, без аннан баш тартсын өчен, күтәрделәр. Икесе өчен дә бер бәядән түләргә мәҗ­бүр булдык. Бу гамәл дөресме? Ни өчен шулай эшлиләр?

Дамир Ишмөхәммәтов.

Казан

 
“Татэнергосбыт” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Галимова:
– Чыннан да, төнге тариф ике тапкыр арзанрак иде. Ләкин бәяләр Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кире каралды. Әлеге вакытта сез, ике тарифлы счетчик булса да, бер ставкалы тариф белән түлисез. Акчагызны янга калдыру өчен, сезгә электр приборларыннан (кер, савыт-саба юу машиналары, су җылыткыч, мультиварка һәм башкалар) төнге вакытларда (23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр) файдалану отышлы булачак. Моннан тыш, үзегезгә файдалы тарифны да сайлый аласыз. Аның өчен “Шәхси кабинет”тагы тариф калькуляторыннан яки “Татэнергосбыт” оешмасы сайтындагы махсус калькулятордан файдаланырга мөмкин. “Шәхси кабинет” аша тарифны үзгәртер өчен, сезгә “Шәхси мәгълүматлар”дагы бүлеккә кереп, “Тарифны алыштыру өчен гариза” төймәсенә басып, тиешле мәгълүматларны кертергә кирәк. Шуннан соң “Тарифны алыштыру турындагы гаризаны формалаштырырга” дигән төймәгә генә басасы кала.  

 

  
Субсидияләр барып ирешәчәк


Шәхси хуҗалыкларда сыер һәм кәҗә асраучыларга, ветеринария хезмәт­ләре өчен тотылган чыгымнарга март аенда субсидия бирелергә тиеш, дип хәбәр ит­кән­нәр иде. Ләкин бу ярдәм ни сәбәп­ледер безнең районга килеп ирешмәде. Моның сәбәбе нидә икән? Әлеге субсидияне кайчан бирерләр?
Гөлүсә Габдрахманова.
Азнакай районы

 
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:
– Бу мәсьәлә, һичшиксез, уңай хәл ите­ләчәк. Финанс министрлыгы безгә җит­кер­гән сумманы бирә башладык. Әлеге субсидия өчен 390 млн сум акча каралган. Моңа кадәр без беренче ихтыяҗларны финанс­лар­га тырыштык. Ягъни акчаны күбрәк яз­гы чәчүгә әзерлек өчен тоттык. Хәзер май аеннан бу статьяда каралган акчаны хуҗа­лыкларга җит­керәчәкбез. Кә­җәләргә дә шуннан булачак. Быел без, халыкны кәгазь “боткасы”ннан коткарыр өчен, ветеринария хезмәтләре өчен түли торган сумманы да шушы субсидия эченә керттек. Димәк, бер сыер асраучыларга 2300 сум акча бирелә­чәк. Сата торган сөтнең бәясе түбән булганга, субсидия аны берникадәр каплар өчен бирелә. Бер сыер хуҗасы сөтне күбрәк үз ихтыяҗлары өчен тота. Ә ике сыерның берсен табыш алыр өчен асрыйлар. Шуңа күрә, сыер саны төрле булуга карап, субсидиянең бер сыерга би­релә торган суммасы да төрлечә билгеләнә. 

 

 

Зөя шәһәрчегендә мәчет булырмы?

 
Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Зөя утрау-шәһәрчегендә Олы Әмир исемле татар авылы булган. Мәскәү һәм Казан археологлары анда мәчет һәм йорт, башка корылмалар булганлыгын да хәбәр итте. Явыз Иван утрауны басып алгач, анда яшәгән татарларны авылны ташлап китәргә мәҗбүр иткәннәр. Ки­ләчәктә Зөя ут­рау-шәһәрчегендә Олы Әмир авылы­ның мәчетен генә булса да торгызу планы юк микән? 
Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле.

Казан

 
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе  Нурсөя Шәйдуллина:
– Беренчедән, Зөя утрау-шәһәрчегендә “Татар бистәсе” дигән археологик агач музей ачылды. Газета укучыга шуны барып күрергә киңәш итәбез. Икенчедән, без 1 февральдән бу проектны төгәлләдек. “Яңарыш” фонды Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрче­ген­дәге проектларын тормышка ашырды.

 

 

Ат асраучылар нинди ярдәмгә өмет итә ала?


Шәхси хуҗалыгыбызда ат тотабыз. Республикада безнең кебек ке­ше­ләр шактый күп дип беләм. Алар бүген нинди суб­сидиягә өмет итә алалар? Шуны аң­латып язмассызмы?

Илдар Гатауллин.

Әлки


­Татарстан Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге башлыгы Илнур Хәбибуллин:
– Бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ат асраучыларга җитди игътибар бирә. Әгәр дә шәхси хуҗалык өч яшьлек бия асрый икән, аны тоту өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга 3000 сум субсидия бирелә, тик бу ярдәм аның чы­гымнарының 70 процентыннан артырга тиеш түгел. Мәсәлән, 4000 сумга терлек ризыгы сатып ала икән, моның 70 процентын (2800 сумны) дәүләт шәхси хуҗалыкка кире кайтара. Быелдан әлеге төр ярдәмгә дәгъва кылучыларга документлар җыю җиңелрәк булыр. Ә инде ат асраучыларның өстәмә сораулары булган очракта, безнең оешмага 292-07-59 телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Оешмабыз Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында (511 нче бүлмә) урнашкан.

 

 

Рәхмәт сезгә!

 
2 апрель көнне “Халык авазы” сә­хи­фәсендә үземнең үзәккә үткән үтене­чем­не җиткергән идем. Ул вакытта журналистларга сыер саву аппараты ки­рәк­леген әйттем. Күп тә узмады, 8 апрельдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бер вәкил килеп, хуҗалыгым белән танышып китте. Һәм нинди сөенеч: 10 апрельдә миңа кирәкле саву аппараты өемдә иде инде. Эшләгән кешенең кадерен белгәне, мине зурлаганы өчен министр Марат Әхмәтовка, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин­га, “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәр­ләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Эшләгән эш­ләрегездә һәм йөргән юлларыгызда фәрештәләр сезгә һәрчак юлдаш булсын. Сезнең мине болай итеп зурлавыгыз яшәргә дәрт, эшләргә көч бирде.   

Гәптрәүф Мифтахов.
Саба районы, Кече Кибәхуҗа авылы

 

Бакча участогын рәсмиләштерә алмыйм


Миңа – 83 яшь. Дәрвишләр бис­тәсендә бакчам бар, тик сигез елдан бирле җир учас­тогын рәсмиләштерә алмыйм. Хәзер кеч­кенә генә җирне дә спутник аркылы үлчиләр бит. Элек иңен буена тапкырласалар, хәзер периметр алына. Болай итеп үлчәгәндә, мәй­даны зуррак килеп чыга. Зур мәй­дан­нардагы завод-фабрикалар өчен кулай бу. Әмма кечкенә генә җир кишәрлеген дә алай итеп үлчәү бик мәшәкатьле һәм мәйдан да зуррак килеп чыга. Моның белән килешеп булмый, әлбәттә. Участокны үл­чәүнең башка ысулларын уйлап табу мөмкин эштер бит? Бу хакта халык нинди фикердә тора икән? 

Дамир Ишмөхәммәтов.

Казан

 

Сугыш ятимнәре – күләгәдә


Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советы “Законны бергәләп язабыз” дигән проект игълан иткән иде. “Теләк-тәкъдим­нәрегезне Дәүләт Советына җиткерегез”, – дип, газетада да язылды. Шул мөмкинлектән файдаланып, мин дә үз фикер­ләремне язмакчы булам. Законга ашмаса да, бәлки, җи­тәк­челәрдә берәр фикер куз­гатыр.


Алдымда – Җиңүнең 45 еллыгына багышлап чыгарылган “Хә­тер китабы”. Күп еллар инде шуны ка­дерләп саклыйм. Чөнки анда әтием­нең исеме, аның 1941 елда су­гышка алынуы, 1942 елда хә­бәр­сез югалуы турында язылган, ягъни Ватан өчен 32 яшьлек гомерен биргәнен раслаучы бер­дәнбер документ.


“Хәбәрсез югалганнар” дигән келәймәне дә аңлап бетерә алмыйм. Безнең авыл советыннан гына да 328 кеше сугышта үлеп кала. Шуларның 70-80енең генә һәлак булуы расланган. Ә калган 250се хәбәрсез югалган. Башка авыл советлары, районнар буенча да шулай. Солдатларның дүрт­тән өч өлеше югалып беткәч, кем җиңгән соң ул дошманны? Хә­бәр­сез югал­ганнарның да, һәлак булганнарның да күбесе 1941-1942 елларга туры килә. Чөнки сугыш башлануга, ыжгырып, басып алу теләге белән алга баручы көчле коралланган немец гаскәрләренә каршы, иң беренче булып, безнең 1891 – 1924 елларда туган солдатларыбыз ут эченә барып керәләр һәм һәлак булалар. Әтиемнең соңгы хатының эчтәлеге: “Мәскәү юнә­лешендә сугышабыз. Тиздән бик каты сугыш булачак, шул сугыш җиңү-җиңе­лүебезне хәл итәчәк, диләр. Миңа хат язмагыз, исән чыксам, үзем язармын”. Кабат хат килмәде. Шулай итеп, яуга беренче булып киткән шушы буын, Җиңүгә нигез салып, 1943 – 1945 елларда сугышка ке­рүчеләргә немецны көчсезлән­дереп, үзләре үлеп беткәннәр.


Ватан өчен гомерләрен бир­гән солдатлар дип исемнәрен дан­га, хөрмәткә күмәсе урынга, “хәбәрсез югалды” дигән хурлык­лы келәймә һәм елга бер тапкыр Җиңү көнендә бер минутлык тын­лык хакына үз гомерләрен бирделәр.


Шуңа бәйле рәвештә бер истә­лек исемә төште әле. Д.Медведев Президент чакта телевизордан бер чыгышын тың­ла­ган идем. “Кай­берәүләр, сугыш ветераннарына фатир бирергә соңга калдык, аларга хәзер фатир кирәк­ми инде, фатирлар сугыш турында тарих дәресләрендә генә ишетеп белгән оныкларга булды, диләр. Булсын. Ата-ана­дан мирас калырга тиеш инде ул”, – диде. Калганнар кул чапты.


Ә әтиләре 30 яшеннән сугыш кырында ятып калган, әниләре фронт хисабына “таяк”ка эшлә­гән, ит, сөт, йомырка бурычлары түләп торган, пенсиясез дә калган әниләрнең балаларына нинди мирас калды соң?
Разия Бәхтегәрәева, 1942 елда туган сугыш ятиме.
Тукай районы, Яңа Байлар авылы

 

 

 


 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 09.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!